поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.08.2010 Сәясәт

МИҢНЕХАНОВ КЕМ БУЛЫР?

“Россиядә бер генә президент булырга тиеш!” Рамзан Кадыйров авызыннан әйттерелгән шушы сүзне башка республика җитәкчеләренең кабатлый башлавыннан 2010 елның эссе җәе тәмам икәнлеге аңлашылды. Яллар бетте, сәясәтчеләр эшкә кереште, ягъни мәсәлән.

Бер караганда, матбугатка чәйнәргә ташланган бу яңа тема корылык китергән зыяннан, янгыннардан җәмәгатьчелекнең игътибарын читкә алу, абруе какшый башлаган хакимият “тандемы”ның рейтингын күтәрү өчен бик тә ярап куйды. Ләкин иртәме-соңмы “президент”лык мәсьәләсен барыбер көн үзәгенә куеп хәл итәргә тиешләр иде. Ничек итеп хәл итүләренә караганда, Татарстан Республикасы көненә безгә “шәп” кенә бүләк әзерләнә.

 

Милли республика җитәкчесенең президент дип аталырга хакы бармы-юкмы, дигән бәхәсләргә кушылу артык. Бу сорауның гомумән нилектән барлыкка килүен ачыклыйсы иде. Россиядә илне мөмкин кадәр үзәкләштерергә, унитар дәүләткә охшаш итәргә, милли аермаларны бетерергә, хакимият вертикален ныгытырга, кыскасы, төбәкләрнең хокукларын мөмкин кадәр киметергә тырышучы күпчелек барлыгын күрмәскә сукыр кеше булырга кирәк. Бу “унитарист”ларга “федералистлар” азчылыгы каршы торып маташа. Алар төбәкләргә, киресенчә, күбрәк мөмкинлекләр калдыру өчен җан тырмаша. Берен­челәре, барысын да берләштереп, тигезләп, буйсындырып кына Россияне таркалудан коткарып калырга була, ди. Һәм шулай дип лаф органда, аларның авызларыннан рус шовинизмы исе килә. Икенчеләр исә, төбәкләрнең көчен арттырып кына, бөтен Россиянең куәтен күтәрергә була, дип бәргәләнә һәм, халыкның милли кылларында уйнап, йонлы кулларында кысып тоткан байлыкны унитаристларга бирмәскә маташа.

 

Путин дәвере башлану белән унитаристлар өстен чыкты. Алар, төбәкләрне эреләндерү, милли төбәкләр җитәкчелегеннән үзсүзле “басурманнар”ны бәреп төшерү, җанисәп барышында милләтләрне ваклау, бер-берсенә каршы котырту белән шөгыльләнә. Төбәк җитәкчеләрен халыктан сайлатмау, регионнарның бай предприятиеләрен федераль милеккә әйләндерү, мәгариф системасын урыслаштыру, чиркәүнең йогынтысы арту унитаристларның әледән-әле зур уңышларга ирешеп баруларын күрсәтә. Планнары, гомумән алганда, бик зурдан. Мәсәлән, ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский дәүләтне милли түгел, ә географик принцип буенча төбәкләргә бүлүне инде уйлап куйган. 2002 елда ул, Думада чыгыш ясаганда, 10 ар миллион халык яши торган 15 территориягә бүленгән РФ картасын чыгарып күрсәтте. Либерал-демократлар хыялларында Татарстан Урал губерниясе составында яшәде. Соңыннан Жириновский йомшарды: ул хәзер инде 30-40 губерна турында сүз алып бара.

 

Республика җитәкчесен ничек атау мәсьәләсенә дә бары тик унитарлаштыру чылбырының чираттагы бер буыны итеп кенә карарга кирәк. “Президентлар”ны чүпләп бетергәч, башка зур эшкә күчәчәкләр. Мәсәлән, иртәгә тагын берсе: “Россия – үзе бер республика. Аның эчендә башка республикалар була алмый, даешь губерналарны!” – дип акырачак, аңа башкалар да, кушылып, “җәмәгатьчелек фикерен” тудырачаклар. Ә инде “президент” атамасын алыштыруга юл куелмаса, бу унитарлаштыру процессын азмы-күпме тоткарлауга ирешеп була.

 

Чыннан да, буламы соң? Күп кенә төбәкләр “президент”тан арыну ризалыгын бирде бит инде. Татарстан Республикасы гына Президентның матбугат хезмәте аша, бу – һәр төбәкнең үз эше, дип, Рамзан Кадыйровның башлангычына карата мөнәсәбәт белдерүдән баш тартты. Моны, без үзгәрүгә риза түгел әле, уйларга вакыт бирегез, дип аңларга кирәктер. Әмма бар төбәкләр дә (бүген Россиядә Медведевтан кала тагын 14 президент бар) үзгәрүгә ризалык биреп бетермәсә, Мәскәү бу эшне башламаска да мөмкин бит. Әйтик, Татарстан бу вазыйфа атамасын саклап калса, “Россиядә ике генә президент калды: берсе – Медведев, икенчесе – Миңнеханов” дигәнгә Мәскәү ничек түзсен инде? Юк, ул бөтенесен берьюлы “сындырырга” тиеш. Татарстанга исә бу мәсьәләдә әле Башкортстан һәм Саха (Якутия) кебек төрки республикалар да кушылырга сәләтле.

 

Хәзер инде иң кызыгы башлана, чөнки Татарстанның яңа Президенты Рөстәм Миңнехановның, ниһаять, сәяси теле ачылырга тиеш. Моңарчы без аның икътисадый осталыгын күзәттек, ләкин иртәме-соңмы аңа федераль үзәк белән аралашу рәвешен билгеләргә, милли мәсьәләләрдә үз сүзен әйтергә, унитарлаштыруга мөнәсәбәтен белдерергә туры килер иде. Вакыты җитте. Аңа республикадагы милләттәшләре генә түгел, ә Татарстанны төп ватаны итеп санаучы читтәге татарлар да күз карашларын төбәгән. Хәер, бөтен Россия Миңнехановның нинди хәрәкәт ясавын көтә һәм шуннан нәтиҗә чыгарырга әзерләнә: Казан инде тәмам буйсындырылганмы, әллә алга таба да үзгәлеген алга сөрәчәкме? Республикасын һәм милләтен яклаучы сәясәтче Рөстәм Миңнехановның чыгуын көтәбез. Шуннан соң инде Татарстанда Президент булырмы-юкмы икәнлеге күренер.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 170 | 21.08.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»