Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2020 Җәмгыять
Хәмдүнә Тимергалиеваны юл читендә күмгәннәр диючеләр өчен Раяз Фасыйхов махсус ВИДЕОэкскурсия төшергәнКичә татар җәмәгатьчелеге татар эстрадасының легендасын, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны соңгы юлга озатты. Җырчыны Казанның яңа «Курган» зиратында җирләделәр. Ләкин зираттан төшерелгән фото һәм видеолар халык арасында шау-шу куптарган.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, тамашачыларда Хәмдүнә Тимергалиеваның кабере юл читендә булуы зур сораулар һәм ризасызлык тудырган.
Андыйларга җавап итеп Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов зираттан махсус видеорепортаж тәкъдим итә.
Раяз Фасыйхов сүзләренчә, легендар җырчы үзе исән чагында ук шушы урында җирләнергә теләк белдереп әйтеп калдырган. Хәмдүнә Тимергалиеваның кабере бу яңа зиратта беренче кабер икән.
--- |
Иң күп укылган
|