|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2020 Җәмгыять
Кыйммәткә төшкән кыярларХәмидә Гарипованың яшелчә, җиләк-җимеш үстерү турындагы мәкаләләрен укыйм да, сокланып туймыйм. Үзем бакча эшләренә бөтенләй битараф. Кушканны җиренә җиткереп эшли алсам шуңа сөенәм инде. Беркөнне ирем яшелчәләргә чиләк белән су сипкәнемне карап торды да: “Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче” дип сипмиләр суны, әнә күрәсеңме, кыярларның тамырын чыгаргансың. Яшь кыяр үсентеләренә суны чиләк белән түгел, чәйнек борыныннан гына сипсәң дә таманга туры килә әле ул”, — дип куйды. Минем бакча эшләрен теләр-теләмәс кенә эшләвемә иремнең исе китә. Үзе исә: “Вакытым күбрәк булсын иде әле, көне буе бакчадан кермәс идем”, — ди. Мин үз чиратымда: “Уч төбе хәтле җирдә көн саен казынырлык эшен каян табып бетерәсең”, — дип аптырыйм. Ирем бөтен бакчаны чәчәкләргә күмә, мин исә сокланудан башканы булдыра алмыйм. Әллә җир эшеннән күңелем кайтуга авылдагы бакчабыз сәбәпче булдымы икән дип тә уйлап куям. Безнең авылдагы бакча чытыр кызыл балчык, өстәвенә тигез бүленмәгән — бер ягы шакмак, бер ягы түгәрәк дигәндәй, җитмәсә үрле җирдә урнашкан. Сукалаганда ат борылып таптап бетергән җирләрне ике көн буе кул белән казый идек. Әнкәй мәрхүмәнең үзәгенә үткәндер күрәсең, бакча сукалаган саен: “Кызым, кияүгә чыкканда булачак иреңнең бакчасын карап чык”, — дия иде. Әнинең бу нәсихәтен җиренә җиткереп үтәдем дип әйтә алам. Мин килен булып төшкән Буа якларында җир чем-кара, бакчалары шакмаклап бүленгән, хәтта ике күршенең ызаны арасына рәшәткә дә тотылмаган. Рәхим итеп, сукалап чыккан көнне үк бәрәңгеңне утырта башларга була. Буа туфрагына көрәк сабы тыгып куйсаң, ул да яфрак яра диләр. Дөрестән дә шулай. Бәрәңгеләрен агач көрәк белән казыганнарын беренче тапкыр күргәч үз күзләремә үзем ышанмаган идем. Безнең Кукмара якларында җиргә көрәк кермәгәч бәрәңгене сәнәк белән казып алган еллар да булды.
Нишлисең, бакча туфрагы гөл чүлмәгендәге туфрак түгел, тиз генә алыштырып куеп булмый. Бакчачы булып та тумыйлар. Иң мөһиме — теләк булсын! Әнә, минем бер дустым (исемен Нәсимә дип куйыйк) пенсиягә чыккач, авылдан кечкенә генә бер өй сатып алды да, кадак кагарга да, яшелчә-җимешен үстерергә дә өйрәнде. Авыллары юл өстендә булганга туган якларга кайтканда кереп чыгарга тырышабыз. Без керүгә мең төрле соравын да әзерләп куярга өлгерә дустыбыз. Авыл кызы булса да, гомер буе шәһәрдә яшәлгән бит, бөтен хуҗалык эшен дә кайдан белеп бетермәк кирәк. Шулай да бик тырыша Нәсимә. Былтыр кыяр үсентеләрен үзебез алып кайтып биргән идек. Быел иртә яздан ныгытып әйтеп куйды: “Җитәр шәһәрдән ташырга, кыярны орлыктан үзем утыртам. Өч пакет кыяр орлыгы алдым”. “Елы уңышлы килсә бер пакет орлыктан да җәй буе ашарлык кыяр алып була, ярар, үзең беләсеңдер”, — диде ирем. Ниһаять, Нәсимәдән кыяр орлыкларын утырттым дигән хәбәрне алдык. Бер атна үтүгә хәбәрнең тагын да шатлыклысы килеп иреште: кыяр орлыклары тишелеп тә килә икән. “Көннәр салкын тора бит, ничек шул арада тишелделәр икән”, — дип гаҗәпләнде ирем. “Бик матур итеп тишелеп чыктылар. Орлыклары кыйммәтле, яңа сорт болар, туфракларына ферма яныннан черемә алып кайтып куштым. Шуңа да кыярларым гөрләп үсә”, — дип куанычын уртаклашты Нәсимәбез. Атна-ун көннән үзебезгә дә авылга кайтып килергә җай чыкты. Юл уңаеннан танышыбызның бакчасын да күреп чыгарга ниятләдек. Бакча яратучы кеше буларак, ирем машинадан төшүгә, өйгә дә кереп тормыйча, бакча карарга чыгып китте. Без артыннан чыкканда ирем кыяр түтәле янында көлемсерәп басып тора иде инде. “Кыяр тишелде дигән идең, кайда кыярларың?” “Шул кыярларга карап торасың бит, күрмисең мени, әнә бит ике яфраклы”. “Бу әрекмән, — диде ирем шикләнүгә урын калдырмыйча. — Менә монда тишелеп килүче бердәнбер кыярны күрәм, син әйткәнчә ул да ике яфраклы, калганы тоташ әрекмән”, — диде ирем көлеп. “Ай, Аллам! Бер генә булмый ни! Чүп үләне дип, мин аларның чыккан берсен йолкып барам бит! Шуңа да әрекмәннәрем рәхәтләнеп үскәннәрдер инде. Әле беркөнне күршем кыярым тишелмәде дип зарлангач, ун төп үсентене аңа да биреп чыгардым. Рәхмәтләрен укый-укый алып чыгып китте. Аңа да кыяр үсентесе урынына әрекмән биреп чыгарган булам бит инде алайса”, — дип бөтен бакчаны яңгыратып көлеп җибәрде Нәсимә.
Ахырзаман алдыннан кем турында сөйләсәң шул каршыңа чыга диләр. Безнең тавышны ишетеп кыяр үсентесе алып чыккан күрше хатыны килеп керде. Көлүебезнең сәбәбен аңлаткач, үзе дә безгә кушылып рәхәтләнеп көлде. “Әйтәм аны шырт шикелле тишелеп чыкты кыярлары, — диде ул. — Чүп үләне микән әллә болар дип шикләндем шикләнүен. Орлыгын Казаннан ук алып кайттым дигәч, әрекмәне дә кыяр булып күренгәндер инде күземә. Ферма тирәсендә әрекмәннәрнең чуты юк, черемә белән кергәннәр инде түтәленә орлыклары. Билләһи, хәзер инде минем түтәлемдә дә гөрләп үсә алар. Менә бит сүзнең көче нинди! Гомер буе авылда кыяр үстергән кешене дә ышандыра алгач инде”.
Бу кыяр кыйсасы ни белән тәмамланды дип уйлыйсыз? Әрекмәннәрне йолкып атып, яңадан кыяр үсентеләре утыртырга туры килде дустыбызга. Нишлисең инде, күпме генә тәрбияләсәң дә әрекмәннән кыяр үсми шул. Әле күптән түгел генә: “Болары инде чын кыярлар булып үсәчәк, икенче кайтканда керми калмагыз”, — дип чылтыратты Нәсимәбез. Аллаһы боерса, тиздән авылга кайтып килергә исәпләп торабыз. Гадәттәгечә, юл уңаеннан дустыбызга кереп, чынлап та бик кыйммәткә төшкән кыярларының тәмен дә татып килергә исәп!
Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА. Казан |
Иң күп укылган
|