поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.09.2020 Язмыш

“Гафу үтенә алмый калдым...”

Билгеле журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһаповның үтеп барышлый гына туган уйлануларын сезгә тәкъдим итәбез. Анда — тирән мәгънә, тормыш фәлсәфәсе. Майда аның арабыздан киткәненә өч ел булды...

Автовокзалдан такси белән редакциягә кайтам. Таксист, 40ның өстендәге ир, алдыбызга терәлеп диярлек бер машина кергәч, сүгенү сүзләре кулланмыйча гына шундый итеп әйтеп куйды — бала йоннары чыгарлык булды.  
 
Аннары рөхсәт сорап, тәмәке кабызды. “Ташлап караганыгыз юкмы?” — дидем мин, үземнең дә шул әшәке нәрсәне ташлый алмавымны искә төшереп. “Уразага кергәч ташлыйм, — диде таксист, бик ышанычлы гына. — Ул чакта авыр булмый”.
 
  Киттек. Казан “бөкеләре” сөйләшергә мөмкинлек бирә ул. Таксист миңа карамыйча гына ачылып китте:
 
— Әлмәттән мин. 42 яшемнең 35 елын тәмәке тартам. Шулай үстек бит инде. Әни укытучы иде. Мөстәкыйльлек кирәген аңлагандыр, 7-8 яшемдә үк өлкәнрәк малайлар белән төнгә балыкка җибәрә иде. 90нчы елларның бөтен дәһшәтен үттем. Сугыштым да, талаштым да. Төрлесе булды.  
 
Төрмәдән чак калдым, барлык дусларым да диярлек утырып чыкты. Күбесе җир куенында инде. Ә мин менә исән. Эчтем, яшермим дә. Әнигә 80 яшь тулгач, эчүемне ташларга булдым. Әнине бик нык яратканмын икән. Шулкадәр юксынам! Бер генә тапкыр булса да сөйләшеп утырасы иде, бер генә кочаклыйсы иде үзен. Ташладым аракыны, айлар буе эчеп ятулар бетте. Әни шул ук елны вафат булды. Яшермим, вакыт-вакыт үтереп “саласы” килә. Тик эчмим — ярамый! Менә хәзер тәмәке тартуны да ташларга уйлыйм. Әле исәнлек бар, яши башлаган гына кебек. Эчү аркасында аерылдым инде, үзем генә яшәргә өйрәндем. Килеп-китеп йөрүче хатын-кызлар бар, тик берсе дә ышанып гаилә корырлык түгел кебек. Бәлки мин ялгыз яшәргә өйрәнеп беткән­мендер. Эчмәгәч, рәхәт бит. Баш авыртмый, акча бар...  
 
Таксист ир, тәмәкене ташлая­чагы турында сөйләп, күңелне кымырҗытты. Шундый ышанычка нинди сәбәп барлыгын сорадым.
 
— Әни вафат. Эчкәнем, тартканым өчен аңардан гафу үтенә алмыйм. Менә шул гына, — диде ул, бераз уйланып баргач. — Брат, исән булса, мөмкинлегең булу белән, әниең янына кайт, безне бу җирдә яраткан бердәнбер кешеләр — әниләр ул...  
 
Таксидан төшеп калуга ук, урам уртасында баскан килеш, әнигә шалтыраттым. 1 марттан тәмәкене дә ташлаячагым турында әйтеп шатландырасым килде үзен.  
Фото: mk.ru

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.09.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»