поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
06.09.2020 Җәмгыять

Киләсе атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ

7 – 13 сентябрь көнәренә астрологлар ни фаразлый? Укып белегез.

Кучкар (21.03 – 20.04) Эш урынында килеп туган бәхәстә, үзегезгә генә хас осталык белән, бик матур җиңеп чыгачаксыз. Әлбәттә, хезмәттәшләрегез арасыннан кайберләренең моңа ачуы да чыгар. Әмма сезгә борчылырга урын юк. Хәер, ул кемсәләрдән акыллырак икәнлегегезне бик озакламый тормыш үзе тагын бер кат күрсәтәчәк. Менә шунда инде гаделлек тә торгызылачак.
 
Үгезбозау (21.04 – 20.05) Эштәге проблемалардан читләшү яки шәхси мәсьәләләр буенча дәшмичә калу вакыты түгел. Нинди генә хәлләр килеп чыкмасын, үз фикерегездә нык торыгыз, сүзегезне аяк астына салып таптарга ирек бирмәгез. Аннан килеп, акчаны кысыбрак тотарга тырышыгыз, әмма ташламалы бәядән товарлар сатып алмагыз.
 
Игезәкләр (21.05 – 21.06) Җитди эшләргә алыну өчен искиткеч уңайлы вакыт. Алдыгызда барлык ишекләр киерелеп ачылачак, көтелмәгән җирдән ярдәмчеләрегез килеп чыгачак. Өстәвенә әле шәхси тормышыгызда да моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә ап-ак полоса башланып китәчәк! Дуслык-татулык та, акчасы да – барысы да булачак!
 
Кысла (22.06 – 22.07) Салкын тию билгеләре булса, кичекмәстән чаралар күрегез. Йорт мәшәкатьләрен якыннарыгыз белән бүлешегез, эштә дә артыгын бетеренмәгез. Нык кына алҗу да сәламәтлеккә бәрергә мөмкин чөнки. Кыскасы, бу атнада кемнәргәдер ярарга, җан-фәрманга эшләргә тырышмыйча гына, күбрәк үзегезне кайгыртыгыз, чирләрдән сакланыгыз.
 
Арыслан (23.07 – 23.08) Акча һәм… мәхәббәт алгы планга чыгар. Әйтергә кирәк, тегесендә дә, монысында да бик тә уңай килер! Моның өчен фәкать ике шартны гына үтәргә: һәр нәрсәдә сакчыл булырга (шул исәптән финанс мәсьәләсендә) һәм тирәгездәгеләрне кирәксә-кирәкмәсә тәнкыйть уклары белән чәнчемәскә кирәк. Атна ахырында тормышыгызга бик шәп бер яңалык та үтеп кермәгәгәе әле.
 
Кыз (24.08 – 22.09) Көч-дәртегез, кәеф-рухыгыз – барысы да тиешле югарылыкта! Шулай да сүзләрегезне белебрәк сөйләп, гамәлләрегезне чамалабрак башкару зыян итмәс. Барысын да алдан бик төгәл уйлап, планлаштырып куйсагыз, искиткеч шәп уңышларга ирешерсез. Тик дөнья артыннан куып, күптәнге дусларыгызны гына онытып бетермәгез. Үпкә белдерергә мөмкиннәр…
 
Үлчәү (23.09 – 23.10) Шашкын мәхәббәт әсирлегенә эләгүегез бар. Хисләргә бирелеп, башыгызны гына югалта күрмәгез берүк! Баш дигәнебез әлегә эш өчен бик кирәк. Ә эш галәмәт күп булачак һәм аны үзегездән кала беркем дә булдыра алмаячак. Шуңа күрә тугарылып китмичә генә, көч-куәтегезне туплап, матур гына эшләргә әзер булып торыгыз.
 
Чаян (24.10 – 22.11) Ерактагы туганнарыгызга бәйле көтелмәгән хәлләр гадәттәге тормыш рәвешен берникадәр үзгәртергә мөмкин. Шул ук вакытта керемнәрегез күзгә күренеп артыр. Ә бу яңа торак яки кәттәрәк машина сатып алу хыялларына китерер. Чыннан да, алга таба байлык-муллыкта яшәү өчен бик шәп мөмкинлекләр ачылыр. Шулай икән, теге хыялларыгыз, әлбәттә, тормышка ашар!
 
Укчы (23.11 – 21.12) Бик тә киеренке эшкә әзерләнегез. Үзегезгә дә, башкаларга да таләпчән булыгыз, хаклы икәнлегегезгә тамчы да шикләнмәгез, кыю төстә алга барыгыз. Атна ахырында көтелмәгән бер очрашу карьера баскычыннан югарырак үрмәләүгә юл ачар. Балаларча эчкерсез сөенү-шатлану сәбәпләре моның белән генә дә бетмәячәк әле.
 
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Әйбәт кенә акча эшләргә вакыт. Тик артык күпне вәгъдә иткән тәкъдимнәрдән баш тарту хәерлерәк. Сыналган дус-танышларыгыз аша табылган акча эшләү юлларыннан кала, башкасына кызыкмагыз, дигән сүз. Хезмәттәшләрегез арасыннан берәрсе бу мәсьәләдә үзегезгә бик вакытлы һәм кирәкле ярдәм күрсәтер.
 
Сукояр (21.01 – 19.02) Акчалы чор. Тегеннән-моннан керем килеп кенә торыр. Бу исә күңелегезне үсендереп, матур гына планнар кора башлауга китерер. Тик менә эштә генә болытлар берникадәр куера башламагае. Соңга калмаска тырышыгыз, ничек кенә авыр булса да, бурычларыгызны үтәүдән баш тартмагыз. Шулай икән, кирәкмәгән проблемалардан бик җиңел генә котылып калачаксыз.
 
Балык (20.02 – 20.03) Көч-куәтегез әллә ни ташып тормаска охшап тора. Шуңа күрә зур, мөһим эшләр планлаштырмыйча торыгыз. Әлегә артык көч таләп итмәгән гадәти эшләр белән шөгыльләнсәгез, шул җитә. Ә иң яхшысы – чираттагы ялга чыгу яки һич югында беразга урын алыштыру.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.09.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»