поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.09.2020 Шоу-бизнес

Татар эстрадасында бала табу күренеше булган КЛИП чыккан

Татар эстрадасының яшь җырчысы Анастасия Макарованың “Әнием” исемле җырына төшерелгән өр-яңа клибы чыкты. Клип, чын мәгънәсендә, үзенчәлекле! Анда бала тудыру йортындагы чынбарлык тарих сурәтләнә. Бу уңайдан җырчының продюсеры Рушана белән сөйләштек.

- Рушана, бала табу процессын күрсәтергә батырчылык иткән парны кайдан таптыгыз?
 
- Беләсезме, мин бу клипта нәкъ менә чын хәлләрне күрсәтергә теләдем. Кызганыч, күпләр курыкты, клипта күренергә теләмәде. Озак эзли торгач, Ростовтагы бер видеограф белән таныштым. Ул миңа дүрт пар тәкъдим итте, мин шуларның берсен сайлап алдым. Нәтиҗәдә видеоязманы сатып алдык.
 
- Ростовта яшәүче пар, мөгаен, рус милләтеннәндер. Алар җырның тематикасы белән кызыксындымы?
 
- Алар телне аңламый, шуңа күрә җыр текстын рус теленә тәрҗемә иттек. Бик ошаттылар.
 
- Мәскәүдә бала табуны төшерү клиплары бихисап. Бездә – бу яңалык. Ничек кабул иттеләр?
 
- Бик күп тәнкыйть ишетергә туры килде. Клипны хәтта ТНВның сәнгать советы да кабул итмәде. Шөкер, башка телевидениеләр алды. Клипта нәкъ менә чын хис-кичерешләрне күрсәтергә теләдек. 

- Кыз бала тудымы, ир баламы?
 
- Кыз. Диана исемле, ялгышмасам. Без бит кызлы пар эзләдек. Янәсе Настяның туган мизгелләрен күрсәттек.
 
- Рушана, мондый клипны төшерү ничә сум тора?
 
- Аның бюджеты якынча 100 мең сум. Ләкин алдагы ике клип белән чагыштырганда, бәясе күпкә азрак. Моңа кадәр төшергән клипларыбыз шактый кыйбатлы булды.
 
- Настя – милләте буенча рус кызы. Татар телен беләме?
 
- Аңлый. Аның белән сүзләрнең дөрес әйтелеше өстендә ныклап эшлибез. Мин үзем дә татар эстрадасын бик яратам. Бөгелмәдә музыка мәктәбен тәмамладым, җырчы булырга хыялландым. Тик насыйп кына булмады. Менә хәзер Настя хыялларымны тормышка ашыра.
 
- Киләчәктә рус эстрадасына чыгу планда бармы?
 
- Әлбәттә. Без рус телендә дә җырлар яздырабыз. Тик башта туган якта күренергә, мондагы тамашачының мәхәббәтен яуларга исәп. Аллага шөкер, инде үз тамашачыларыбыз бар. Иҗатыбызны яратып кабул иткән һәркемгә рәхмәт.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 03.09.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»