поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.09.2020 Җәмгыять

Өч литр балны өч ел “ашадык”. Хуҗасы бездән өч ел көлде микән?

“Елгаларда сулар корыды, бияләрнең җилене корыды”. “Җәй буена тамчы яңгыр яумады, дала көйде, агачларда яфрак саргайды”. Июль урталарындагы чамасыз эсселек Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясеннән ике аксакалның югарыдагы сүзләрен искә төшерде.

Аллага шөкер анысы, шушы эсселәр буласына махсус әзерләнгәндәй, элегрәк сеңдереп-сеңдереп яуган яңгырлар үләннәрне корудан, яфракларны саргаюдан саклады. Яман эсселеккә чыдый алганнар теләсә-кайсы чирәмлектәге җир җиләген җыеп бетерә алмадылар. Тирә-якны баскан цикорийның чәчәкләре шундый җете зәңгәр, тузган күзләрне дә рәхәтләндерәләр, бабайларыбыз юктан гына фәрештә чәчәге дип атамагандыр аларны. Игеннәр дә, яшелчәләр дә сөбханалла дип кенә карарлык хәлдә, бер Ходаебыз ачуланмасын да, табигать аларның уңышын күпсенмәсен! Әле телевизордан яңалыклардан күрсәттеләр: Новосибирск, Алтай якларында яздан бирле тамчы яңгыр яумаган, гел кыздыра, иген түгел, мал азыгы да әзерли алмыйлар икән. Без инде кибетләребездә әйбәт-әйбәт Алтай оны өелеп торуга күнегеп беткән идек бит, инде бердәнбер Чабаксар оны гына калып, сайлап алу мөмкинлеге бетәр микәнни? Алтайлардагы яман хәлләрне күрсәң, бездәгесенә бер түгел, мең шөкер итәрлек. Эсселек бездә дә кайбер көннәрдә 36 градуска җитте. Күләгә урында шулай, кояшта бөтенләй басып торырлык түгел иде. Күршенең чирәмгә чыгарып бәйләгән сарыклары көне буе тыпырчынып бакырды, бәрәннәр көтүе агач араларыннан чыкмады. Арырак кояш уртасына чыгарып бәйләнгән кемнеңдер сыеры тилмерде. Мондый хәлнең гомердә күренгәне юк иде: бакчада өлгереп килүче помидорларның кояшка караган яклары пешеп, агарып, кубалакланып торды. Ул көннәрдә кояшның эссесе табигый эсселек кенә булмады бугай, әллә ниләр кушылган кебек иде, көтүдәге сыерлар ничек чыдагандыр. Кайбер авылларда көтүне туктатканнар дип тә сөйләштергәләделәр. “Сөтләре бетте, – ди бәрәңге бакчасы буенча күршеләрнең берсе. – Дүрт сыердан көнгә җитмеш литр сөт сата идек, бу көннәрдә кырыкка калды”. Мостай ага аксакалларының шом тулы сүзләре искә төшәрлек шул, анда бияләр, монда сыерлар җәфа чигә, бездә ичмасам үлән муллыгы әле, маллы хуҗалыклар печәнне кырыгар рулонга кадәр тупладылар. Бәлки Мостай Кәрим сурәтләгән башкорт даласында да хәлләр алай ук хөрти булмагандыр, Акъегет белән Зөбәрҗәтне ач бүреләр хозурына кудыру өчен сәбәп итеп, куркынычны аксакаллар бераз арттырып “каркылдаганнардыр”. Даһиларыбыз да, халыкларны туган җирләреннән кубарып сөрү өчен, тузга язмаган сәбәпләр уйлап чыгарган бит. Бөтен ил фашистлар белән сугышны дәвам иттергәндә, кораллыларның бер өлешен илнең тыныч халкына, картларга һәм бала-чагага каршы сугышка җибәргәннәр. Куылучыларның байтагы һәлак булу ихтималын белә торып бит. Халыкның олы сугышта гына кырылуы аз тоелган күрәсең.
 
Миләр кайнарлык эссе генә җитмәгән, әле аннан, әле моннан коронавируска бәйле куркыныч хәбәрләр ишетелә: фәлән кеше авырый башлаган да Казанга алып киткәннәр, төгән авылда мәрхүмне пакетка төреп күмгәннәр... Үзебез Америкада үлүчеләрне саныйбыз һаман. Теге трагедиядән тагын берәүләрнең сүзләрен кабатлап, “өстебезгә ажгырып афәт килә, бәндәләрне үләт чире кыра, ыру бетә” дияргә генә язмасын иде берүк. Күп меңләгән галимнәр, миллионлаган дәвалаучылар һәм шарлатаннар бер чара таба алмаган нинди вирустыр инде ул. Хәзер бөтен дөньясында да нидер эшләп, “без булдырабыз!” диярлек кеше калмады микәнни? Табиблар армиясе үз-үзен дә саклый алмый, ничек башкаларны дәваласын ди ул?!
 
Таҗлы вирус көйле тормышыбызны чәчеп-тузгытып кына калмады, кайбер сүзләрнең мәгънәләрен дә кирегә борды. Фәлән кешене коронавируска тикшерү уңай нәтиҗә күрсәтте дип язалар яки сөйлиләр. Уңай булгач, әйбәт булырга тиеш бит инде, ә ул – бу кешедә коронавирус табылды дигән сүз икән. Киресенчә, тискәре нәтиҗә булса әйбәт. Менә сөйләш син явыз вирус теле белән.
 
Унҗиденче июльдә эсселек бераз кимеде, көннең иң кызу чагында 28 “генә” градус булды. Җилләбрәк тә тора. Элекке көнне кичке тапшыруда ТНВдагы һава торышында төнгелеккә Татарстанның барлык районнарында яңгыр вәгъдә иткәннәр иде, бездә тамчы да төшмәде, күктә кысыр болытлар гына йөзеп торды. Яуса артык буласы түгел иде, каты эсселәр үзләренекен эшләде бит, җир өсте нык кипте. Җитмәсә, телевизор хәбәр итте: Татарстанда урманнарга керү егерме бер көнгә тыелган ди. Өч атна – хакимиятнең синоптиклар белән киңәшеп билгеләгән тыюлы көннәре бит инде ул. Димәк, бездә шуның кадәр коры көннәр көтелә. Инде болай да эсселектән-бөркүлектән урманга баш тыгарлык түгел иде, гөмбә дә чыкмады. Бәрәңге сабаклары көн буе шиңеп диярлек утырды да, иртәнге чыкта гына терелеп алды. Җәй уртасының өч атна корылыгы бөтен табигатькә шактый авырлык китерергә мөмкин, бер Ходаебыз шәфкатеннән калдырмаса иде.
 
Фәрештә чәчәген әйтәм әле, ничек алар баллы булмаган, умартачылар алардан җыелган балны кая куярга да белмәсләр иде. Бүтән төрле чәчәкләр дә мул, кояшлы көннәр дә җитәрлек, быел бал уңышы болай да әйбәттер анысы. Ә умартачылар барыбер быел бал аз, фәлән булды, төгән булды диячәкләр үзе. Алай бәя күтәрергә уңай ич. Бөтен дөньясы хактан-нахактан рекламага батканда, умартачылар гына читтә калмас инде. Конституция маддәләрен дә айлар буе рекламаладылар. Соң, хакимнәребез чакырган эшкә йөгерешеп бару өчен без реклама көтеп торабызмы инде. Бер сайлауны, референдумны да калдырмыйбыз, кемне кая тәкъдим итсәләр, эһ тә дими сайлыйбыз. Тиешсез затны фәлән урынга сайлап без ялгышабыз мени, “реклама бирүчеләр” ялгыша бит. Алай ук беркатлыланырга кирәкмидер дә бәлки. Инде ничә губернаторны урыныннан төшереп хөкем иттеләр, Дәүләт Думасы депутатлары белән дә проблемалар чыккалап тора, һәммәсе дә халык ышанып сайлаган эшлеклеләрдер бит. Әле бер экс-губернаторны көндәшләрен үтертүдә гаепләргә маташалар ди. Аны да кемнәрдер тәкъдим иткән, күтәрешкән, сайлапмы, билгеләпме куйгандыр. Кызык инде бу тормыш, иң әшәке җинаятькә сәләтле бәндәне күтәрешкән, халык башына куйган затлар ялгышлары өчен шул халыктан кичерү дә сорамыйлар, аларның кемлеген кеше белми дә кала. Ә бит явызны эш башына, халык белән эшләргә күтәрешүче үзендә җаваплылык та тоярга тиештер. Кануннарда шундый җаваплылык билгеләнсә, ышанычсыз адәмнәрнең зур урыннарга күтәрелү мөмкинлеге кимер иде бәлки.
 
Татлы балдан әрем ачылы темага күчкәнмен икән бит, борылыйм тизрәк. Бал дигәннән, бер елны аның белән кызык хәлгә очрадым. Улым белән киленем Башкортстанга баргач, киленнең кардәшләре күчтәнәчкә берәр литр бал биреп җибәргәннәр иде. Танышларыннан сатып алып биргәннәр. Тәмле шул башкорт балы, тикмәгә мактаулы түгелдер. Андагы чәчәк исләре! Килен ягы күчтәнәче булганга да шулай тоелгандыр инде. Тагын барсагыз, күбрәк сатып алырсыз дигән идем, бардылар һәм алып кайттылар болар өч литрлы банка белән. Тәмләп ашарга әзерләнеп бер каптым да шаккаттым: аның тәмсезлекләре! Бал тәме дә килә үзе, тагын бер ят тәм дә ярылып ята. Безнекеләр туганнар аша эзләтеп мәшәкатьләнмәгәннәр, юл буенда сатучылардан алганнар да кайтканнар икән. Ә анда, белмәгәннәргә башкорт балы дип сату өчен, үз товарлары белән әллә кайлардан килеп утыралар ди. БСТдан берәү сөйләде: чын башкорт балы юл буйларына утырып сатарга калмый, аны, сату өчен, ераклардан күпләп алып бетерәләр икән. Саткан кешегә дә үтемле әйбәт товар кирәктер шул. Ә теге өч литр балны өч ел “ашадык” без, “рәхәтләндек” ягъни. Хуҗасы бездән өч ел көлде микән?
 
Ярар, бу юлыга җитеп торыр. Язганнарым иң моңлы шагыйрь Илдар Юзеевның мәкалә башына куелган шигъри юлына туры килмәде инде, гаепләмәссез. Бигрәк матур, бер укысаң күңелдән китми торган сүзләр бит, аларны урынсызрак булса да кулланмыйча ничек түзим. Президент кадәр президентларның да эшне бер төрле башлап, бөтенләй башкача бетерү очраклары була бит, минекен дә бер Аллабыз кичерер, иншалла.
 
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Балтач районы, Карадуган авылы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 01.09.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»