поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.08.2020 Язмыш

Операциягә керер алдыннан үлеп киткән Камиләнең өч баласы ятим калган

Операциягә керергә берничә сәгать кала вафат булган 24 яшьлек Камиләнең берсеннән-берсе өч баласы ятим калган. Ире Фәннур 5 яшьлек Зәмирә, 3 яшьлек Данияр һәм 1 яшь тә 4 айлык Амелия белән ялгыз калган. Камиләне өченче көнне иренең туган ягына алып кайтып җирләгәннәр.

Камилә – Казан кызы. Ире Фәннур – Әтнәнең Күлле Киме авылыннан. Җиде ел элек өйләнешеп, Казанда яшәгәннәр. Алар белән бергә Камиләнең техникумда укый торган ике энесе дә яшәгән. Моннан унөч ел элек юл һәлакәтенә очрап, инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнә торган әниләре Сочида яшәп ята. Кодагыйдан рөхсәт сорап, киленебезне үзебезнең авылга алып кайтып күмдек, диде Гөлнара Әхмәтшина.
 
Килене Камилә турында ул бик акыллы, әдәпле, тыныч кыз иде дип искә алды.  
 
– Улыбыз белән матур итеп яшәп яталар иде. Өйләнешкән вакытта киленгә 18 генә яшь иде. Ул бухгалтерлыкка укыды, балалар белән декрет ялында озаклап утырды. Алар өчен сөенеп туя алмадык. Өченче балалары тугач, машина да алып куйдылар. Машина булгач, авылга ешрак кайта башладылар. Бер дә зарлана белмәделәр, Камиләнең авырганын да сиздермәскә тырышканнар иде. Даниярны балалар бакчасына биргәннәр иде. Киленгә, Данияр бакчага ияләшә аламы, дип кенә язган идем. Ул гадәттә бик озын итеп тәфсилләп язарга ярата. Бу юлы берничә сүз белән генә язды. Сүзләре дә буталган, бик хаталы иде. Нәрсә булды икән, дип улыма шалтыраттым. “Ул, хәлләребез начар әле, Камиләнең бер кулы йөрми башлады. Бер клиникадан икенчесенә йөрибез, әлегә диагноз куймадылар” диде. Башта кулы, аннары аягы да йөрми башлаган. Аннары бик каты башы авырткан. Түләүле клиникаларда йөреп, бик күп акчалар түккәннәр. Озаклап тикшеренгәч кенә, башында шеш тапканнар. Шунда аны хастаханәгә салдылар. Анда бер төн кунып, операция булырга берничә сәгать кала үлеп тә китте. Үлеме белән килешеп булмый әле һаман да, бик хәсрәтле чагыбыз, балалар әнисез калды, – дип елый-елый сөйләде безгә Гөлнара ханым.  
 
Аңарчы Камилә бер тапкыр да авырыйм дип әйткәне булмаган. Бер ай эчендә кинәт кенә сүнеп китеп барган. Әлегә балалары авылда. Гөлнара ханым мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли. Оныкларны карыйсы була, эштән китәргә туры килер инде, ди ул.  Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен контактлар: карта номеры 2200 5301 3199 3099 (Гөлнара Әхмәтшина Шамил кызы)
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 28.08.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»