|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2020 Җәмгыять
Тагын ике үлем. Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 59га җиттеТатарстанда коронавирустан үлүчеләр саны тагын икегә артты. Бу юлы Чирмешән районы кешесе белән Казанда яшәүче ир-егетнең вафаты ачыкланган. 1952 елда туган Чирмешән районы кешесе Әлмәтнең резерв хастаханәсенә икеяклы пневомания диагнозы белән китерелә. Килгәндә үк хәле бик авыр була. 1985 елда туган Казанда яшәүче ир-егетне исә башкаланың 7нче номерлы хастаханәсенә салалар. Ике ир-атның үлеме дә коронавирустан икәнлеге экспертиза нәтиҗәсендә ачыклана.
Шулай итеп, Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирустан 59 кеше вафат булды.
Фото: https://pixabay.com/ru/
--- |
Иң күп укылган
|