|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2020 Шоу-бизнес
4нче сабыен көтүче Ландыш Нигъмәтҗанова бәбинең кайчан туачагын әйттеТанылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова дүртенче баласын көтә дип язган идек. Җырчы тамашачылары белән йөклелек чорының ничек узуы, бәбинең кайчан туачагы турында уртаклашты. "матбугат.ру" элегрәк язганча, Ландыш бу хәбәрнең яшен тизлегендә таралуы хакында "минем подписчиклардан бер әйбер дә яшереп булмый, бик игътибарлы алар" дип комментарий биргән иде. Ә хәзер ул үз хәлләрен сөйләп: “Бу юлы токсикоз белән бик нык интектем. Ләкин хәзер бөтен нәрсә матур булып күренә. Дөньялар да бераз тынычланып, ачылып китте бугай? Эшләр дә күбәйде. Төрле җирләрдә чыгыш ясыйбыз, Аллага шөкер! Күп сораулар килә, " кемне көтәсез дип"? Анысын, Алла бирсә соңрак белербез. Ә "срокка" килгәндә, 3,5 айлап йөрисе бар әле! Исән-сау булыйк! Үземне бик шәп хис итәм. Гомәрне көткәндә, табарга концерттан киткән идем. Монысы белән карарбыз”, - дип уртаклаша.
--- |
Иң күп укылган
|