|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2020 Хәвеф-хәтәр
Урманда югалган өч кешене өч сәгать буе эзләгәннәр19 августта 16.46 сәгатьтә Татарстан буенча Россия МЧС баш идарәсенә Кукмара районы Пүчинкә-Кучук авылы янында урманда югалган кешеләр турында хәбәр килә. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәреннән ике гаилә - 1957 елгы һәм 1960 елгы хатын-кызлар һәм 1957 елгы һәм 1959 елгы ир-атлар (берсе инвалид) урманга гөмбә артыннан машина белән килгән. Гөмбәчеләр урман буйлап 3 сәгатькә якын йөргән. Алар озак кына урманнан чыкмый торгач, машинада утырып калган ир-ат (үзе йөри алмый) дулкынланып, «112» ашыгыч номеры буенча ярдәм сорап шылтыраткан. Чакыру урынына коткаручылар дежур сменасы килгән. Алар гөмбәчеләрне Ятмас Дусай – Пүчинкә-Кучук авыллары янында тавыш сиренасы ярдәмендә, шулай ук урман буенда юл буйлап эзләгән. Коткаручыларга Кукмара районы янгын сүндерүчеләре һәм полиция хезмәткәрләре дә кушылган. 40 мең квадрат метр мәйданны әйләнеп чыккач, 3 сәгатьлек эзләүдән соң гөмбәчеләр Ятмас Дусай авылы янындагы урманда табыла. Алар медицина ярдәменә мохтаҗ булмый. МЧС фотосы
--- |
Иң күп укылган
|