поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.08.2020 Язмыш

"Чынлыкка ашкан гаҗәеп хыялым” - әбиләр карыннарында оныкларын күтәрә

Дөньяның төрле почмакларында яшәүче аналар бәби таба алмаган балаларына әти-әни булырга ярдәм итәләр. Алар карыннарында үз оныкларын йөртеп матбугат чараларына эләгәләр һәм җәмгятьтә хөкем ителүдән бигрәк соклану хисләре уяталар.

Эмма
 
Британиянең Лампетер шәһәреннән 55 яшьлек Эмма Майлс кызы Трейси Смитка 15 яшь тулгач, аның бала алып кайта алмаячагын белә. “Трейси беркайчан да ана була алмый дигән уй башымны ашады, – ди Эмма. – Ул миңа бик сирәк кенә серләрен ачып сала иде, шундый җай туры килгәндә, аңа: “Сиңа һәрвакытта да булышачакмын”, – дидем. Яшем баруга карамастан, кызым өчен бала табудан курыкмадым”.
 
2016 елда Трейси сөйгәне Адам белән никахлаша һәм алар бәби алып кайту турында җитди уйлана башлыйлар. “Яшүсмер чагымда ук диагнозым ачыклангач, әни ярдәм итү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә вәгъдә бирде”, – дип сөйли Трейси. Башта яшь пар суррогат аналар сайлау белән шөгыльләнүче агентлыкка мөрәҗәгать итәргә теләгән, тик җирле законнар аркасында бу гамәлдән ваз кичкәннәр.
 
“Илнең законнары буенча суррогат ана (ире белән) булачак ата-ана белән бергә балага тулы хокукка ия. Безне бу куркытты”. Шуннан соң кызы әнисеннән суррогат ана булуын сорый. Эмма теләп риза була.
 
2017 елның мартында белгечләр Эммага әзерлек планы эшлиләр. Аңарга дүрт ай эчендә 38 килограммга ябыгырга һәм гормональ дарулар эчәргә туры килгән. Киләсе елның маенда Эмма ясалма юл белән балага уза.
 
2019 елның 16 гыйнварында кесарев кисүе ысулы белән Эви Сиан Эмма Смит дөньяга килә. Яңа туган бәби 3,4 килограмм булып сәламәт туа.
 
“Мин Эвига артык бирелгәнлекне хис итмим, – дип сөйли Эмма. – Трейси – минем кызым, моны аның әни булу бәхете өчен эшләдем. Хәзер үзем эшкә чыктым һәм гадәти тормышка кире әйләнеп кайтуыма шатмын. Әмма, әгәр дә кызым теләсә, тагын бер бәби алып кайтырга ризамын”.
 
“Әнинең шулай булышканы өчен рәхмәтемне әйтеп бетерә алмыйм, – ди Трейси. – Мин бала үстерү бәхетенә ирешә алмам дип санадым. Шуңа күрә, Эви – чынлыкка ашкан гаҗәеп хыялым”.
 
Сесиль
 
2018 елда 61 яшьлек Сесиль Эледж, улы Мэттьюның бергә яшәгән дусты Эллиотт Догерти белән бала үстерергә ниятләгәннәрен белә. Моның өчен алар ясалма аталандыру үзәгенә мөрәҗәгать иткәннәр. Донор булырга 26 яшьлек апасы да ризалыгын биргән.
 
Әлеге гадәти булмаган парга суррогат ана табасы гына кала. Алар моның белән шөгыльләнүче агентлыкка мөрәҗәгать итәргә кыймыйлар, чөнки җәмәгатьчелекнең гей-парга консерватив карашыннан куркалар.
 
32 яшьлек улының әти булу теләген белгәч, Сесиль булачак оныгын карынында йөртергә шатланып ризалыгын бирә. Соңгы тапкыр бәби алып кайтуына 30 ел узса да, баласына ярдәм итәр өчен хәленнән килгәннең барысын да эшләргә ниятли.
 
Гаилә эндрокринологы Мод Доэрти ассызыклаганча, Сесиль үз яше өчен искиткеч яхшы сәламәтлеге белән аерылып торган. “Анализлары буенча аны 40 яшьлек хатын-кыз белән чагыштырырга мөмкин. Чынлыкта, аның сәламәтлеге күп кенә 20 яшьлек кызларны да көнләштерерлек”.
 
Тугыз айга сузылган йөклелек Сесиль өчен җиңел генә бирелми: шул чорда иртәдән алып күңел болганудан, шикәр диабетыннан һәм югары кан басымыннан интегә. Соңыннан табиблар бала табуны стимуллаштыру турында карар кабул итәләр. Табибларны гаҗәпләндереп, 18 сәгатькә сузылган тулгак тотудан соң Сесиль табигый юл белән оныгын таба.
 
Дөньяга Ума Луиз Догерти-Эледж исемле кыз аваз сала. “Ул миңа кызым түгел, оныгым, – ди Сесиль. – Иң мөһиме шул, әгәр көйсезләнә башласа мин аны шунда ук улым гаиләсенә бирә алам”.
 
Джулия
 
Американың Чикаго шәһәреннән 51 яшьлек Джулия Лавинг күптәннән әби булырга хыялланып яшәгән. Тик аның 29 яшьлек кызы Бреанна Локвуд 28 яшьлек ире Аарон белән берничә ел бәби алып кайта алмыйлар. Табиблар аларга ясалма аталандыру белән шөгыльләнүче клиникага барырга киңәш итәләр.
 
Ир белән хатын бу эшкә 73 мең доллар акчаларын түгәләр. Бреанна ике тапкыр балага уза, шул исәптән игезәкләргә дә. Тик икесендә дә баласын саклап кала алмый.
 
Джулия күптәннән кызына үзен суррогат ана булырга тәкъдим итеп килгән. Башта Бреанна моңа игътибар итмәгән. Тик чираттагы уңышсызлыктан соң, 2019 елда ул әнисеннән бәби табып бирүен үтенә. Джулия медицина анализлары тапшыра. Америкалы гомере буе үз-үзен караган була, өстәвенә даими рәвештә марафоннарда һәм триатлоннарда катнашканга күрә, сәламәтлеге искиткеч яхшы сакланган.
 
“Ирем дә каршы килмәде. Бу адымга рөхсәт иткәне өчен аңа рәхмәтлемен”, – ди Бреанна. Аның сүзләренә караганда йөкле әнисе үзен бик яхшы хис итә.
Фото: пиксабай
“Лента.ру”.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.08.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»