поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.08.2020 Фаҗига

Гөмбәдән агуланып үлгән бала күптән түгел әнисен югалткан булган

Шушы көннәрдә Башкортстанда Әбҗәлили районының Даут авылында бөтен бер гаиләнең гөмбә белән агулануы турында язган идек. Анда 28 яшьлек ир урманда гөмбә җыйган һәм балаларын сыйлаган.

Төнлә ул үзен бик начар тоеп, ә алты яшьлек кызының үле гәүдәсен күреп, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырта. Килгән табиблар ирне һәм аның ике яшьлек улын һушсыз килеш дәваханәгә илтә. Хәзер зыян күрүчеләр Аскар үзәк дәваханәсе реанимациясендә. Аларны дәвалауга Уфа токсикологлары да кушылган, табиблар аларның организмыннан токсиннарны чыгарган, агуланучыларның хәле тотрыклы дип бәяләнә. Хәзер аларның гомерләренә берни дә янамый.
 
Балаларның әтисе балалар йортында үскән. Үскәч, туган авылына кайткан, анда булачак хатыны Айсылу белән танышкан. Өйләнешкәннәр, ике бала тапканнар, хакимияттә яшь гаиләгә фатир биргәннәр, әмма ир белән хатын Магнитогорскига акча эшләргә күчәргә булган. Кызганычка каршы, май аенда Айсылу йөрәк өянәгеннән үлгән. Шулай итеп, гаилә башлыгы кечкенә ике бала белән ялгызы калган, тик ул бирешмәгән һәм кире Башкортстанга кайткан.
 
- Гаилә имин, бернинди исәптә дә тормады. Опека органнары әниләренең үлгәнен дә белмәде. Бик уңган ир, теләсә нинди эшкә курыкмыйча тотына, аның турында барысы да яхшы фикердә. Нәниләрен ул бик яратты. Ничек шулай килеп чыккандыр, бик кызганыч. Аның бернинди явыз нияте дә юк, әлбәттә. Хәзер гөмбә сезоны бара, кайчагында тәҗрибәле гөмбәче дә ялгышырга һәм кәрзингә агулы гөмбәне салырга мөмкин, - дип сөйлиләр район хакимиятендә.
 
Әлеге көндә районара тикшерү бүлегендә "Саксызлык аркасында үтерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәзер гаиләгә дәвалануга да, җеназага да ярдәм кирәк, чөнки гаилә башлыгының кайчан савыгып чыгачагы билгесез, ә башка туганнары юк. Әгәр сез гаиләгә ярдәм итәргә теләсәгез, Саклык банкы картасына хәлдән килгәнчә өлеш кертә аласыз, ул 8(952)517-53-18 номерына бәйле (алучысы - Булат Ирек улы Х.)
Фото: vk.com / dautovo1945

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.08.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»