поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.08.2020 Җәмгыять

Дин буенча, баланы ничә яшькә кадәр имезергә кирәк?

Ана сөтенең файдасы турында табиблар сөйләп тора. Ул баланың иммунитетын ныгытырга ярдәм итә, аллергия очракларын киметә, сабыйны төрле авырулардан саклый. Бу ананың үзе өчен дә файдалы.

Онкологлар, бала имезгән хатын-кызда күкрәк яман шеше сирәк күзәтелә, дигән нәтиҗәгә килгән. Ана сөтенең могҗизасы Коръәндә дә искәртелә. Бала имезүнең савабы турында Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

— Дин буенча, баланы ничә яшькә кадәр имезергә кирәк?
— Аллаһы Тәгалә Коръәндә баланы ике яшькә хәтле имезү турында әйтә. Күбрәк ярамый. Әгәр бала имүне иртәрәк ташлый икән, гөнаһ юк. Тик, кызганыч, яшьләр арасында хәзер имезмәү модада. Күкрәк формасы үзгәрә, авырлыгым арта, дип яки башка сәбәпләр табып, имезүдән туктыйлар, баланы ясалма тукландыруга күчерәләр икән, бу дөрес гамәл түгел. Әнинең хәле булмаса, ул авырса, сөте сабыйга туры килмәсә, табиб кушуы буенча да баланы күкрәктән аерырга мөмкин.
 
— Рәсүлебез (с.г.в.), хатын-кыз бала тапканда беренче тулгакны кичерү белән Аллаһы Тәгалә аның бөтен хата-гөнаһларын кичерә, ди. Имезгән саен сәдака санала. Бер тамчы күкрәк сөте дә түләүсез калмый, әҗере бара. Һәр тамчы күкрәк сөте белән анага савап языла.
 
— Күкрәктән аерганнан соң, сөтне саварга кушалар. Сауган сөтне кая түгәргә?
— Сауган сөтне чиста урынга, агач йә гөл төбенә түксәгез яхшырак.

— Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми, дигән гыйбарә бар. Ана сөте белән нәрсә керә?
— Ана сөте белән мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игелек кебек сыйфатлар, тәрбия керә. Рәсүлебез (с.г.в.), сабый йөрәк астында булганда да барысын ишетә, ди. Тәрбия эшен бала карында чакта ук башларга кирәк. Сабыйны “бисмилла” әйтеп имезү хәерле. Бала әти-әни мөнәсәбәтен, үзенә карата игътибарны тоеп, күреп, барлык гореф-гадәтләрне сеңдереп үсә. Аллаһ бәрәкәтле гомер бирсен. Иманлы, игелекле балалар тәрбияләргә насыйп булсын.
Фото: пиксабай

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 10.08.2020
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»