поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.08.2020 Җәмгыять

«Ярты елда 15 килога ябыкты». Әти-әнисе аерылышырга җыенгач, кыз ашаудан баш тарткан

Башкортстанда 8 яшьлек кыз бала бер дә ашамый һәм эчми генә яши башлаган. Аны 2019 елның октябрендә Уфаның психиатрия хастаханәсенең балалар бүлегенә салганнар. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кыз күңеле болгануга һәм хәлсезлеккә, ризык исен исни алмауга, елаклыкка, йокысызлыкка зарланган.

Табиблар нервыдан анорексия диагнозы куйган. Кыз — гаиләдә беренче бала, йөклелек яхшы уза, кызның үсеше нормаль була, 2 сыйныфта укый, мәктәп программасын уңышлы үзләштерә, вокал белән шөгыльләнә, халыкара бәйгеләрдә катнаша. Бу кыз яхшы гаиләдә бердәнбер бала булып үсә. Аны мәрхәмәтле, актив дип бәялиләр.

Бәла көтмәгәндә килеп чыга. Кызның әтисе белән әнисе бик еш талаша, бала каршында әрләшә башлыйлар. Аннары кыз әти-әнисенең аерылышу турында сөйләшкәнен ишетеп ала. Ул елый, өлкәннәргә ярдәм итәргә тели.
 
«Бу гаилә мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен диңгезгә ялга бара. Биредә кыз ашауны чикли, гел авырлыгын санап тора, күңеле болгануга, ризыкны күрә алмавына зарлана. Ул бик тиз ябыга башлый. Ялдан кайткач баланы педиатр, невролог, эндокринолог, онколог карый, гастроэнтерология бүлегендә дәвалыйлар, тик болар нәтиҗә бирми. Ярты ел эчендә бала 15 килога ябыга», — дип сөйләгәннәр ведомствода.
 
Октябрь башында бала каты ризыктан һәм сыек азыктан бөтенләй баш тарта. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар. Бу вакытта баланың авырлыгы 18,5 кило була. Аның тән тиресе коры, эче авырта, хәрәкәте бик акрын, балада астения, апатия, депрессия, йокысызлык һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары күзәтелә.
 
Кызны реанимациягә салалар, дәвалыйлар. Аның белән дә, әти-әнисе белән дә психотерапия башлана. Өч атна чамасы вакыт узгач, баланың аппетиты барлыкка килә, кәефе яхшыра, бер ай эчендә бала 5 килога тазара. Ул киләчәккә планнар төзи башлый. Шуннан соң баланы өенә җибәрәләр, аны балалар психиатры күзәтеп тора, диелә хәбәрдә.
Автор : Тухватуллина Алсу
Чыганак: intertat.tatar
Фото: pixabay.com

---
Өмет
№ --- | 08.08.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»