поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
06.08.2020 Фаҗига

"Матбугат.ру" укучысы Алсу Җиһангирова Бейруттагы шартлау турында: "Мин балалар белән өйдә идем. Сугыш башланды дип уйладык!"

"Матбугат.ру"ны инстаграмда карап баручы һәм актив рәвештә комментарийлар язучы укучыбыз Алсу Җиһангирова гаиләсе белән 3 ел инде Кипрда яши. Картага күз салсагыз, Кипр Ливан дәүләтеннән ерак түгел. Диңгез аша аларны 200 чакрым ара гына аера.

Ливанның башкаласы Бейрут шәһәрендә килеп чыккан коточкыч шартлауны Җиһангировлар гаиләсе дә тойган. Бу турыда Алсу "Матбугат.ру" хәбәрчесенә сөйләде.
 
- Алсу, шартлау вакытында сез кайда идегез?
 
- Мин балалар белән өйдә идем. Кичке сәгать алты тулып киткәч, бик каты шартлау тавышы ишетелде. Аннары тәрәзә заңгылдап куйды. Нәзек аякларда утырган компьютер бала өстенә ава язды, тотып кына калдык!
 
- Беренче уйлар нинди булды?
 
- Сугыш башланды, бомба ташладылар дигән коточкыч уйлар килде. Төркия белән Кипр бик дус яшәми. 1974 елда бу илләр арасында сугыш булып, бик күп югалтулар булган инде. Кипр ул сугыштан соң ике өлешкә бүленә, төрек һәм грек ягына. Арада блокпост, чикне корал тоткан хәрбиләр саклый.
 
- Шартлаудан соң нишләдегез?
 
- Тиз генә урамга күз ташладым. Халыкның тыныч йөргәнен күреп, бераз тынычландым. Җир тетрәүгә күнектек инде. Өч ел монда яшәү чорында атна саен селкетә. Төнлә тирбәткәнгә кинәт уянып китәсең, кайвакыт искә дә алмыйсың. Кипр сейсмик яктан актив җирдә урнашкан.
 
- Башка кешеләр ниләр кичергән?
 
- Без Лимасолда яшибез. Ә инде бездән Ливанга якынрак яшәүчеләрнең, мәсәлән, бер ханым душ кереп яткан җирдә душның пыяласы миллион кисәккә бүленеп коелып төшкән. Битен каплап өлгергән. Тәнендә бераз җәрәхәт бар. Протарас дигән җирдә яшиләр, утрауның башы, Ливанга якынрак.
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.08.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»