поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.07.2020 Җәмгыять

"Бездән шактый ерак, Кытайда ук ул, килеп җитә алмас, дип йөрдек. Гаиләбездәге 4 баланың өчесе вирус эләктерде..."

Бездән шактый ерак, Кытайда ук ул, килеп җитә алмас, дип йөрдек. Килеп җитеп, берәм-берәм танышларыбыз, дуслар авырый башлагач та әле ышанмадык. Салкын тигән, үтәли җил бәргәндер, арганлыктан, дип уйладык. Ә инде гаиләбезгә үк килеп кергәч, кем әйтмешли, “якабыздан умырып тоткач”, чирнең, чынлап та, бик куркыныч икәнлегенә ышанмый булдыра алмадык.

Әни 8 июньдә авырый башлады. Иртәнге якта башы авыртты, төшкә таба үзен тагын да начар хис итте: тән температурасы 38,5кә кадәр күтәрелде. “Хәлем юк, гәүдәм кыйнап ташлаган кебек”, - диде. Кайдадыр җил бәргән, дип уйлады. 

Мин шунда ук әни коронавирус эләктермәдеме икән, дигән фикергә килдем. Әмма ул: “Юк-юк, салкын тигән миңа”, - дип тынычландырды. Ничек булса да хәлен җиңеләйтергә теләп, әнигә вируска каршы препарат, С витамины, күп итеп су бирә башладым. Икенче көнне дә хәле яхшырмады, температурасы шулай ук югары торды, мускуллар һәм сөякләр авырта, диде.

10 июньдә температура төште, әмма мускулларындагы авыртулары кимемәде. Авырый башлавының дүртенче көнендә, ягъни 12 июньдә әнинең тагын температурасы 37,6га күтәрелде. Үзенең хәлен ул тәнемнең һәр күзәнәге авырта, дип бәяләде. Тирләп чыга, хәлсезлек... 

13 июньдә дәваханәгә барып, кан анализы тапшырдык, рентген сурәте ясаттык, барысы да тәртиптә иде.

15 июньдә исә үпкәсендә табиб гыжлаган, хырылдау тавышы (хрип) ишетеп, компьютер томографиясенә юллама бирде, Covid-19га мазок алдылар. Температурасы булмаса да, хәлсез иде, башы авыртты. Шушы көнне йөткерә үк башлады.

Ә инде 19 июньдә тагын температурасы 38,5кә кадәр күтәрелде, тыны бетә башлады. 

20 июньдә әнине Кукмараның “Ашыгыч ярдәм” машинасы Казан республика клиник дәваханәсенә алып китте, ике көннән аны вакытлыча ковид-госпиталь итеп үзгәртелгән 7нче номерлы дәваханәгә күчерделәр. Дәвалану курслары үтеп, Аллага мең шөкер, 1 июльдә әниебез өйгә кайтты.

Әмма әле хәзер дә ул үзен хәлсез хис итә.  Әниебезнең  тесты уңай булып килгәч, без аңлы рәвештә үзебезгә изоляция ясадык: 14 көн буе өебездән беркая да чыкмадык. Гаиләбездәге 4 баланың өчесе вирус эләктереп җиңелчә авыртты, кайсының температурасы 37гә кадәр күтәрелде, берсенең эче китте. 

Хәзер исә үзебез дә аның каян вирус эләктергәнен аңламыйбыз. Аңарчы  берничә тапкыр маска, перчаткалар киеп, кибеткә чыгып кергән иде. Дөресен генә әйткәндә, без әлеге авыруның шуның кадәр мәкерле икәнен ахыргача белми, аңламый идек. Бу гади салкын тию генә түгел! Бу – күпкә катлаулырак!

Без бит тест уңай нәтиҗә булып килгәнче, анда ковид икәненә ышанмадык. Энергиясе ташып торган әниемнең хәлсезләнүен күреп, интуициям шул авыру түгелме икән, дип торса да, анализлары да, рентген сурәте дә әйбәт булгач, берникадәр тыныч идек. Өстәвенә, ул тәм һәм ис сизүен дә югалтмады. Дөрес, беркөнне ашыгыз төчерәк булган, дип, тозны өстәп салган иде.

Казандагы 40 яшьлек иптәш кызым әнисен, әтисен, кызын, сеңлесен зарарлады. “Үзем авырмыйча ышанмый идем, мин хәзер сине аңлыйм”, - диде бер шалтыратуында.   

Коронавирус чорында пациентларының сәламәтлеге өчен көрәшүче Кукмара, Казан табибларына зур рәхмәт. Алар көн саен, сәгать саен үзләренең тормышларын куркыныч астына куя. 

Әти белән әни минем бу язманы әзерләвемә каршы булсалар да (кирәкми, исән-сау кайткач, Аллага мең шөкер, диләр), газета аша минем райондашларыма һәркайда һәм һәрдаим сакланыгыз, дип чаң сугасым килә. Маска һәм перчатканы салмагыз, халык күп җыелган урыннарда булмаска тырышыгыз, кулларыгызны юыгыз, су күп эчегез. Аеруча өлкән яшьтәгеләр, кан басымы, шикәр диабеты, йөрәк авырулары белән интегүчеләр саклансыннар иде. Чөнки бик мәкерле, хәйләкәр вирус икән ул.

Ә аны бар дип белмәүчеләр, ышанмаучылар, әлбәттә, арабызда күп. Әйтик, кибеткә маскасыз һәм перчаткасыз кергән бер ир-атка кисәтү ясагач, аның миңа таба карап, миннән көлеп, махсус йөткерүен тәрбиясезлек дип бәяләргәме, әллә батырлыкмы?!

Кеше үзе үк белмичә дә вирус йөртүче булырга мөмкин икәнен аңларга тиеш. Саклыйк бер-беребезне!

Бер танышының сөйләгәнен Лилия НУРГАЛИЕВА язып алды, чыганак

фото ИА "Татар-информ"

 

 

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.07.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»