|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2020 Шоу-бизнес
Димче Роза Сябитованың кызы икенче тапкыр кияүгә чыккан. Әнисе табып биргән беренче ире белән ул 5 ай гына яшәп аерылышканИлкүләм танылган димче Роза Сябитованың кызы Ксения икенче тапкыр кияүгә чыккан. Яңа кияве белән кызы бәхетле булыр дип өметләнә ана кеше. Ксения һәм Максимның өйләнешүе хөрмәтенә мәҗлесне Роза ханымның шәһәр читендәге йортында үткәргәннәр. “Башкалар да бездән үрнәк алса начар булмас. Алда җиңел чор көтмәгәнен аңлап торабыз. Шуңа күрә акланмаган чыгымнарны киметү ягын карарга кирәк. Зур туйларга тотасы акчаны яшь гаиләгә тормыш башларга бирү күпкә дөресрәк бит. Пафос – трендта түгел хәзер, – ди алып баручы.
Ксениянең беренче туе бөтенләй башка масштабта үткән булган. 200 кунак, озын фата, кыйммәтле күлмәк, ресторан... Димче ханым ул чакта туйга 15 млн сум тоткан, яшь парга кыйммәтле күчемсез милек бүләк иткән. Әмма... никах 5 айдан таркалган.
Әлеге туйда исә кияү белән кәләшне дә санап, нибары 20 кеше катнашкан. Күлмәкне дә заказ биреп тектереп алганнар. Роза ханым кунакларның хәвефсезлеген тәэмин итүгә дә бик җаваплы караган.
–Максим ягыннан туганнары алдан килде. Барысын да уңайлы шартларда яшәттем. Ата-анасы аерым кече йортта яшәде, гаиләсе белән абыйсы –повильонда, башка кунакларга спа-салонда урын табылды. Бөтен җирне дезинфекцияләп чыктык, битлекләр, перчаткалар күпләп алып куелган иде. Кунаклар мөмкин кадәр азрак аралашсын өчен кемнең кайчан киләчәген язып, махсус график төзедем хәтта. Туйда нибары дүрт өстәл булды, алары да бер-берсеннән тиешле ераклыкта – шөкер, минем гольф кырым мондый мөмкинлек бирә”, – дип сөйләгән Роза Сябитова “Антенна-Телесемь” басмасына.
“Беренче никахыннан соң ирләргә ышанычын югалтты кызым. Әмма ул яңадан ирләргә ышанырга өйрәнергә тиеш иде. Мин аңа күп тапкырлар әйттем: кияүгә чыгу – базар буйлап йөрүгә охшаган. Алдарга да мөмкиннәр. Әмма бу бит башка беркайчан да базарга брырга кирәкми дигән сүз түгел. Бары тик икенчесендә игътибарлырак, саграк буласың. Яңа ирен Ксения акыл туплаган яшь хатын буларак үзе сайлады. Аңа минем киңәшләр кирәкми”. – ди ул.
Сүз уңаеннан, беренче ире белән Ксенияне әнисе таныштырган булган...
Чыганак һәм фото: starhit.ru
--- |
Иң күп укылган
|