|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2020 Бәйге
Камал театры #ТӨЯТЕРГӘКИТТЕК дигән бәйге игълан итә115нче сезон ачылыр алдыннан без Камал театры #ТӨЯТЕРГӘКИТТЕК дигән бәйге игълан итәбез. Бәйгенең төп бүләге – ВИП-абонемент – 115нче сезонның һәр премьерасына 2 кешелек чакыру билеты. Эшләр 7 августка кадәр кабул ителә. Бәйгедә катнашу шартлары: Бәйгедә катнашу өчен:
1. Камал театрына ничек барып җитүегез турында видео төшерергә. Җәмәгать транспортында барасызмы, шәхси машинагыздамы, катамаран яки велосипедтамы - сезнең фантазиядән тора. Креатив вариантларга өстенлек бирелә. Видео "Төятергә киттек" дигән сүзләрдән башланып, театр ишек төбендә тәмамланырга тиеш.
2. Видеоны #төятергәкиттек #виптамашачы #камал_115_сезон #камалтеатрыняратам хэштэглары белән үзегезнең Инстаграм яки ВКонтакте сәхифәгезгә урнаштырырга. Аккаунт ачык булырга тиеш.
3. @kamalteatr аккаунтын билгеләргә һәм безнең сәхифәгә язылырга.
4. Әлеге яңалыкны ВКонтактеда үз диварыгызга яки Инстаграмда скриншот ясап сторизка куярга.
Бәйгене үткәрү этаплары:
24 июль – 7 август - видеолар кабул ителә;
8-9 август – жюри тарафыннан иң яхшы 10 эш сайланып алына;
10-19 август – театрның ВКонтакте төркемендә иң яхшы видео өчен тавыш бирү оештырыла;
20 август – җиңүче игълан ителә.
21 август - яңа 115нче сезон ачылышында җиңүчене котлап, бүләкләр тапшырыла.
Бәйгенең төп бүләге – ВИП-абонемент – 115нче сезонның һәр премьерасына 2 кешелек чакыру билеты.
Барыгызга да уңышлар телибез!
--- |
Иң күп укылган
|