поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
22.07.2020 Язмыш

«Балалар йортында яшә­мәгәнеңә шатлан»

Мине балалар йортыннан алганнарын унике яшемдә белдем. Аңа ка­дәр гел әни мине яратмаган төсле иде. Бәлки шулай тоелды гына микән? Һәрхәлдә өйдәге күп эш­ләр минем өстә иде. Ике яшькә генә өлкән апам күп вакытын китап укып уздыра. Бер ачуы чыккач, ул ачты да инде миңа серне.

Моның өчен аңа әни­дән шактый эләксә дә, әмма, кем әйтмешли, «поезд киткән иде» инде. Башта мин аптырап калдым. Әти белән әнидән нидер белергә теләп, сораулар яудырсам да әллә ни сөйләмәделәр. Бары мине тудырган ананың Галия исемле икәнен һәм ул мине унҗиде яшендә тапканын гына әйтә алдылар. Һәм шул көннән апаны нигә миннән артык ярат­каннарының серен аңлаган кебек булдым. Әни дә ачуы килгәндә: «Балалар йортында яшә­мәгәнеңә шатлан», — дип әйтергә гадәтләнде.

Мәктәпне тәмамлагач, шәфкать туташы булырга теләдем. Әнием Галия дә шул көллияткә укырга кер­­гән булган икән. Аны тәмамлагач, түләүле курсларга йөреп, массаж ясаучы һөнәрен үзләштердем Шул белгечлегем буенча бер заводның профилакториена эшкә урнаштым. Буш вакытым булганда таныш олы кешеләрнең өйләренә барып, бик аз гына хакка массаж ясый башладым. Иш янына куш дигәндәй, аз хезмәт хакы янына бик ярап куйды.
 
Массаж ясавымны Саимә исемле апа аеруча нык яратты. «Кулларың шифалы синең, кызым», — дия торган булды. Озакламый ул мине, билгеле инде үземнән рөхсәт сорап, улы белән таныштырды. Маратны мин бик ошаттым. Шуңа күрә озакка сузмыйча никах укытуга каршы килеп тормадым.
 
Шулай итеп өчәү яши башладык. Каенанам Саимә, Марат, мин. Бер елдан кызыбыз Әлмирә туды. Мин үземне бик бәхетле тойдым. Марат мине дә, кызыбызны да бик яратты. Каенана фатирны хосусыйлаштырганда мине дә катнаштырып, дүрт­тән бер өлешен миңа яздырды.
 
Гомернең ун елы шулай сизелмичә генә тыныч тормышта үтте. Аннан тагын кыз бала таптым. Менә шуннан соң Маратны әйтерсең лә алыштырып куйдылар. Ул миңа карата тупасланды, пешергән ризыгымны ашамый башлады. Шуның өчен аңа әнисе күп вакыт аерым табын хәстәрләде. Кечкенә кызымны карауда ярдәм итәрләр дигән хыяллар да челпәрәмә килде. Юк, Марат көнләшмәде. Бары мине күрә алмый башлады. Каенана аны жәлләп, миңа өйдән чыгып китәргә кушты. Мин кая барырга тиеш дип уйладылар икән алар. Үз әти-әнием түгел икәнен беләләр иде бит. Шулай итеп ике бүлмәле фатир сугыш кырына әйләнде. Эштән бәлки ипотекага фатир рәсмиләштереп булыр иде, әмма түләп бара алмам дип куркам. Һәр көнне өйдәге гаугага инде балалар шулкадәр туйды.
 
Дөньяда бозым барына ышана башладым ахыр чиктә, чөнки бу хәл­ләрне ничек тә аң­лый алмадым.
 
Ә бер көнне телефо­ныма ят номердан чылты­раттылар. Һәм таныш түгел хатын-кыз: «Мин Маратны яратам. Һәм мәхәббәтем өчен көрәшәчәк­мен», —диде.
 
Хәзер нишләргә дә белмим. Мәхәббәтем өчен көрәшеп караргамы миңа да. Ләкин бар микән соң ирем белән минем арада ул?
 
Эльвира. Чаллы
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.07.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»