|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2020 Шоу-бизнес
"Бер дигән егет": Айрат Сафин ретро-стильдәге өр-яңа җырын тәкъдим итте (ПРЕМЬЕРА)Мәскәү каласында яшәп, иҗат итүче җырчы Айрат Сафин тамашачыларын әледән-әле яңа дәртле җырлары белән сөендереп тора. Бу юлы ул аларга үзенчәлекле бүләк ясаган. "Бер дигән егет" исемле өр-яңа җыры 90-нчы еллар ретро стилендә язылган. "Бергәләп үткәннәрне искә алып, ностальгиягә бирелик әле", дип уртаклаша ул. "Матбугат.ру"да премьера буларак тәкъдим ителгән җырның көен Айрат Сафин үзе, сүзләрен Рәшид Гатауллин иҗат иткән, ә аранжировканы җырчының сәхнәдәш дусты Радик Яруллин эшләгән.
Яңа җырны Ютубта карага да, әлеге сылтама буенча https://band.link/berdigen_eget тыңлап, үзегезгә күчерергә дә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|