|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2020 Язмыш
Коронавирус? Бәби тапкач үлгән яшь хатынның өч улы һәм яңа туган сабые ятим калдыЯкыннарының сүзләренә караганда, Лилияне йөклелекнең соңгы атнасында Нефтекамадан Уфаның Дим районы бала табу йортына алып килгәннәр. Хатынны хастаханәгә салганда үпкәләренең 25 процентына зыян килгән булган. "Кесарев кисеме ясамыйча, ике көн көчле тулгак тотудан интекте, нәтиҗәдә, барыбер ясадылар, әмма бу вакытта үпкәләренең 75 проценты зарарланган булган. COVID-19 ике үпкәсен дә эштән чыгарган. Комадан чыга алмыйча, 16 июльдә Дим районы хастаханәсендә вафат булды", - дип сөйләгәннәр мәрхүмнең якыннары. Бүген аны туган җире - Чакмагыш районына кайтарып җирләгәннәр.
Лилиянең дүрт баласы – өч улы һәм ун көнлек яңа туган кызчыгы ятим калган. Яңа туган сабые сау-сәламәт, аңарда коронавирус юк, дигәннәр. Хәзер баланың әтисе мәрхүм хатынының әти-әнисе белән яшәячәк, сабыйны үстерешергә алар ярдәмләшәчәк. Лилия Нефтекама хастаханәсендә табибка күренергә баргач йоктыргандыр инде ул вирусны, дип фаразлый якыннары. «Ул шундый чибәр һәм шат күңелле иде, һәрвакыт балалар дип өзелеп торды. Аның әти-әнисенә, иренә сабырлык бирсен Ходай. Дүрт баланы әнисез тәрбияләү бик авыр булачак", - ди туганнары.
Автор : Каспранова Ләйсән
--- |
Иң күп укылган
|