|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2020 Язмыш
"Улымны дога гына коткарды"Кияүгә соң чыктым. 38 яшемдә генә гаиләле булсам да, барысын да күрергә өлгердем, шөкер, ике бала тәрбияләп үстердем, оныклар сөяргә дә насыйп булды, ир хыянәтен дә кичердем. Иремне яманлап сөйлисем килми. Ул инде күптән гүр иясе, урыны җәннәттә булсын. Дога көче турында сөйләргә телим. Әбиебез дини кеше иде. Ул төрле догалар өйрәтеп калдырды. Тормыш үз җаена барганда, олы улым авырып китте. Ул — укытучы. Өйгә кайткач, кинәт хәле начарланган, һава җитми башлаган, куллары оеган кебек булган. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Улымны хастаханәгә алып киткәннәр. Инсульт бәргән икән. Әзмәвердәй улым да аяктан калырмы икәнни дип, көн-төн еладым. Балама катлаулы операция кирәк, диделәр.
Бертуктамый Аллаһтан улыма сәламәтлек сорадым, әби өйрәткән догаларны кабатлап йөрдем. Ана догасы балага каршылыксыз ирешә, дип ишеткәнем бар. Шуңа да өметемне өзмәдем. Шул вакыт кулыма бер китапмы, журналмы килеп керде. Анда авырганда укыла торган “Саләти нәрия” догасы өйрәтелгән иде. Шифасы булсын өчен, аны 4444 тапкыр укырга кирәк икән. Аннары авырган кешегә сәламәтлек сорап, чын күңелдән багышларга. Берничә кеше бүлеп укысаң да ярый диелгән. Киленем, кызым, үзем шул доганы бер атна дигәндә укып бетердек.
Улыма катлаулы операция ясадылар. Шөкер, барысы да уңышлы узды. Табиблар баламның савыгуын могҗизага тиңләде. Элекке кебек йөгереп йөрмәсә дә, машина йөртә, кайтып, печәнемне дә чабып китә. Бу хәлләрдән соң намазга бастым. Тормышта бернәрсә дә юктан килеп чыкмый, кайчак туры юлга керү өчен сынаулар аша узарга кирәк.
Яшел Үзәннән газета укучыгыз.
“Саләти нәрия” догасы:
Хәерле максатларга ирешү өчен яки авыру кешегә сәламәтлек сорап, 4444 тапкыр укырга кирәк.
“Әллаһүммә салли сәләтәң кәмиләтәү үә сәллим. Сәләмәң тәммән гәлә сәййидинә Мүхәммәдинил-ләзии тәнхәллү биһил гүкадү үә тәңфәриҗү биһил-күрабү үә түкъда биһил хәүәиҗү үә түнәәлү биһир рагаибү үә хүснүл хаүәтими үә йүстәскал гамәмү биүәҗеһиһил-кәрим. Үә галә әлиһи үә сахбиһи фи күлли ләмхәтиү үә нәфсим бигәдәди күлли мәглүмилләк”.
--- |
Иң күп укылган
|