|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2020 Шоу-бизнес
Раяз Фасыйхов: "Вертолетта авылга кайтуны масаю диючеләр - тормышта бернәрсәгә дә ирешә алмаган, хыяллары булмаган кешеләр"Җырчы Раяз Фасыйховның авылга вертолетта очып кайтуы интернетта зур кызыксыну уятты. Бу турыда ул үзенең инстаграм битендә хәбәр иткән иде. Кемдер артистны "булдырган" дип мактаса, кайберәүләре "масайган, мактанчык" дип сүкте. Җырчы бу җәһәттән "Матбугат.ру" хәбәрчесенә үз комментариен бирде. Раяз Фасыйхов, авылга вертолетта кайтып, музыкаль клип төшерәдер бәлки дигән фаразлар расланмады. - Хыялым бар иде, вертолетта очып, арткы бакчага төшәргә. Күп тапкыр очканым булса да, моңа кадәр авылга кайтырга җай булмады. Менә бу юлы, шундый мөмкинлек килеп чыкты. Улым белән энекәшләрне дә йөртеп килдем әле. Без - авыл малайлары хыялый бит инде, кечкенәдән техникага кызыгып үстек - иске комбайн, тракторны очкыч итеп... Кеше бит очарга хыяллана, омтыла. Мин үзем ерак булмаган араларга очарга яратам. Бервакыт Австралияга Сабан туена барырга тәкъдим иттеләр. 15 сәгатьләп очарга кирәк, баш тарттым. Ә менә вертолетта җирдән 100 метр биеклектән очасың. Туган якның матурлыгын кош оча торган биеклектән күзәтү шулкадәр күңелле. Үзең уйнап үскән үзәннәр, ермак-калкулыклар - хәйран калырлык, вакыт үтә, алар шундый ук. Бергә уйнап үскән малайлар искә төшә. Кызганыч, кайберләре инде арабызда юк... Шушы матур дөньяның рәхәтен күреп яшәргә кирәк, дип, аллага шөкер, исән-сау, йомшак төштем, дип уйлап куйдым. - Вертолет бик кыйммәтле әйбер. Аны сатып алдыңмы-арендалап тордыңмы? Бу балачак хыялына масаю, кылтаю, заманча әйтсәк, "понты" дип караучылар бар. - Әйе, кыйммәт. Вертолетны сатып алмадым, арендага алдым - дустымныкы. Масаю, кылтаю, "понты" диючеләр тормышта бернәрсәгә дә ирешә алмаган, хыяллары булмаган материалистлар, дип уйлыйм. Кеше акчасын санаучылардыр - мин аларны кызганам, ләкин гаепләмим. Һәр кешенең үз фикере. Аллага шөкер, мөмкинлек булганда, кеше нәрсә әйтер икән дип куркып торасы тугел. Моңа кадәр язган идек: «Памидурларны саклагыз!» – Раяз Фасихов авылына вертолет белән кайтып бакча башына кунды (ВИДЕО)
--- |
Иң күп укылган
|