поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
06.07.2020 Җәмгыять

Әлфис Кыямовның улы армиядән кайткан. Машинада әтисенең җыры яңгырый (ВИДЕО)

Татарстанның атказанган артисты, биюче Айгөл Кыямова энесе Айратның армиядән кайтуын хәбәр итте. Аның кайтуы гаиләсе өчен зур сюрприз булган. Ни өчен?

- 2019 елның 3 июлендә Айрат армия сафларына китте. Ул Байкал арты крае Чита шәһәренә эләкте. Анда дүрт ай ярым хезмәт иткәннән соң, Төньяк Осетия республикасының Владикавказ шәһәренә күчерелде. Берәр ай Моздок шәһәрендә командировкада булды. Безнең өчен бик истәлекле шәһәр ул, чөнки минем дәү әтием Хангали Әскәр улы Матшин Саба районы Елыш авылыннан сугышка китеп, Моздокта хезмәт итә, анда яралана. Айрат та "дәү әтием булган урыннарда йөрдем" дип бик горурланып сөйли, без дә горурланабыз, - ди Айгөл Кыямова.

Айратның хезмәте бик тыныч узган. "Әлбәттә, төрле вакытлар булгандыр. Тик, гомумән алганда, тыныч булган. Аллага шөкер, гел аралашып, шалтыратып торды. Шалтырата алмаса, смс-хәбәр яза иде. Әни Айрат өчен тыныч булды", - ди Айгөл.

Айратны 4 июльдә кайта, дип көткәннәр. Тик ул сюрприз ясап, 3 июльдә кайтып җиткән. "4се көнне туганнар белән шарлар тотып аэропортка барып, Айратка сюрприз ясамакчы идек. Аннан соң мин "Сәләт"кә мастер класска барырга тиеш идем. Ләкин, киресенчә, без түгел, Айрат безгә сюрприз ясады. 3 июль көнне самолет белән кайтып, дуслары белән очрашкан. Безгә чәчәкләр, кызым Ралинага уенчык алган. Без әнидә Айрат кайтышына салатлар ясый идек. Бик күңелле сюрприз ясады", - диде Айгөл Кыямова.

 


Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 05.07.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»