|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2020 Җәмгыять
Яшь гаиләләргә торак алганда нинди ярдәм күрсәтелә?"Яшь гаиләләргә тормыш башлап җибәрү җиңел түгел. Аларга элек торак алганда төрле программалар буенча ярдәм күрсәтелә иде. Ул программалар хәзер дә эшлиме?" - дип сорый Алабуга районыннан Сәйдә Сәлахова. Владислав Усанов, Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрлыгы белгече:
– Яшь гаиләләргә торак алганда булышу максатыннан, министрлык берничә юл тәкъдим итә: өлешчә кире кайтарылмый торган социаль ипотека һәм акчаны процентсыз өлешләп кире кайтару программалары. Беренче программа буенча, торак хакы суммасы 35 процентка кадәр кире кайтарылмый. Аны яңа торак, икенчел торак алганда, йорт төзелешендә, ипотека кредитын каплаганда, торакны өлешләп төзүдә катнашу өчен кулланырга мөмкин. Торак шартларын яхшырту җәһәтеннән, яшәү урыны буенча район башкарма комитетында исәпкә басарга кирәк. Программада катнашучы 35 яшькә җитмәгән булырга тиеш. Торак өчен акчаны процентсыз өлешләп кайтару программасында 29 яшькәчә парлар катнаша ала. Яшьләр сәясәте лидерларының торакны ташламалы шартларда алу мөмкинлеге бар. Республикада ул уңайдан ел саен конкурс игълан ителә. Программа актив эшчәнлек алып баручы студентларга, аспирантларга, яшь галимнәргә, авылда эшләүче яшьләргә, яшьләр оешмаларында хезмәт итүчеләргә каралган.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
--- |
Иң күп укылган
|