поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
22.06.2020 Медицина

“Безгә бу турыда сөйләргә ярамый”

Илебездә коронавирус йогышы авыруына каршы көрәш бара. 21 июньдә һөнәри бәйрәмнәре булуына карамастан, медицина хезмәткәрләре киеренке режимда эшлиләр. Самараның 4 санлы сырхауханәсендә өлкән шәфкать туташы вазифаларын башкаручы Алия Кәлимуллина да иртәдән кичкә кадәр кешеләр сәламәтлеге сагында тора.

Милләттәшебез кечкенәдән медицинага гашыйк, үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелгән кешеләрнең берсе. Башкаларга карата игътибарлы, мәрхәмәтле кызның кешеләргә файдалы буласы килә. Шуңа, мәктәпне тәмамлаганнан соң бер дә икеләнмичә, Самараның Тимер юл медицина училищесына укырга керә.
 
Менә инде Алия Әнвәр кызы 22 ел буена бер урында хезмәт куя. “Училищены тәмамлаганнан соң шушы сырхауханәгә шәфкать туташы булып урнаштым. Коллективыбыз бик әйбәт, тату. Мине, яшь белгечне, җылы кабул иттеләр. Өлкән хезмәттәшләр һөнәри серләре белән уртаклашалар, катлаулы ситуациядә төпле киңәшләрен бирәләр иде. Биш ел саен квалификацияне дә үс-тереп торгач, тәҗрибә арта торды”, - дип сөйли Алия ханым.
 
Ә биш ел элек: “Тәҗрибәң дә, белемең дә җитәрлек”, - дип, Алиягә өлкән шәфкать туташы вазифаларын йөкләгәннәр. Милләттәшебез баш табибның һәм хезмәттәшләренең ышанычын акларга, сырхауханәнең абруен төшермәскә тырыша. Бу вазифа аның каршына яңа бурычлар, җаваплылык өсти. Элек Алия Әнвәр кызы табибка авыруларны кабул итәргә ярдәм итеп, кабинетта язулар тутырып кына утырса, хәзер матди кыйммәтләр, бүлекнең шәфкать туташлары хезмәте өчен җавап бирә, аларның эш сәгатьләре табелен алып бара, төрле язулар тутыра, отчетлар тапшыра. Сырхауханәне медикаментлар һәм чыгым материаллары белән тәэмин итү, санитар торышын контрольдә тоту да өлкән шәфкать туташы вазифасына керә.
 
Алия ханым пациентлар белән аралашу нечкәлекләрен дә яхшырак белә. “Төрле кешенең холкы төрлечә була. Барысы белән дә уртак тел таба белергә кирәк. Аеруча өлкән яшьтәге авырулар игътибар-кайгыртуга мохтаҗ”, - дип сөйли ул.
 
Коронавирус пандемиясе турында сораша башлагач, милләттәшебез: “Безгә бу турыда сөйләргә ярамый”, - дип тыйнак кына җавап бирде. Ә үзенең никадәр арыганлыгы күзләреннән күренеп тора иде.
 
“Бүгенге шартларда эшләү җиңел түгел инде. Физик яктан да, эмоциональ яктан да арыта. Мәсәлән, мин бер көнне - беренче, икенче көнне икенче сменада эшләргә тиеш булсам да, хәзер көн саен иртәдән кичкә кадәр эштә. Гаиләләребез, аеруча балалар өчен борчылабыз. Өйгә инфекция алып кайту куркынычы да бар бит”, - дип уфтана Алия.
 
Өйдә аны тормыш иптәше Ирек һәм ике баласы көтә. Өлкән кызлары Алисә әнисеннән эш көне ничек үтүе, бүгенге санитар-эпидемиологик вазгыятьтә үзгәрешләр булу-булмавы турында төпченә. Ул бит Самара медицина университеты студенты, булачак табиб, шуңа күрә аңа бар да кызыклы.
 
Ә Динара “Яктылык” татар мәктәбенең 6 сыйныф укучысы. Алия үзе дә 1994 елда шушы мәктәпне тәмамлаган. “Мин “Яктылык”ның беренче укучыларыннан. Ул вакытта эксперименталь мәктәп булып санала иде бит, шуңа мәгариф министрлыгының һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең күзәтүе астында идек, дисәм дә ялгыш булмас. Ә аттесталарны безгә тантаналы рәвештә Ипподромда узган Сабан туенда тапшырдылар. Бу искиткеч, гомергә истә калырлык вакыйга булды.
 
Ирек белән сөйләштек тә ике кызыбызны да укырга “Яктылык”ка илттек. Ул безгә икенче өебез кебек якын. Ата-аналар дә үзара дуслашып, тату яшибез. Шундый атмосфера тудырган, балаларыбызга сыйфатлы белем биргән өчен беренче директоры Харидә апа Дашкинага, бүгенге җитәкчебез Радик Газизовка һәм укытучыларга зур рәхмәт!” – дип белдерде Алия Кәлимуллина.
 
Ул хезмәте турында да дәртләнеп сөйләде, хезмәттәшләре турында бик күп җылы сүзләр әйтте. Хәер, аның үзен дә эш урынында мактап туя алмыйлар. “Алия Әнвәр кызы эшне дөрес оештыра, килеп чыккан проблемаларны шунда ук хәл итә белә. Без барыбыз да аны хөрмәт итәбез”, - дип сөйлиләр хезмәттәшләре. Үз вазифаларын җаваплы башкарганы, тырыш хезмәте өчен Алия ханым күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау кагәзьләре белән бүләкләнгән.
 
Шушы көннәрдә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Без Алия Кәлимуллинаны һәм аның хезмәттәшләрен чын күңелдән котлап, корычтай исәнлек, гаиләләренә иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телибез. Ак халатлы кешеләр - безнең өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе бит алар.
 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 22.06.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»