поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.06.2020 Язмыш

5 ел урын өстендә яткан Нургаян абый: «Ятып себерке бәйләү авыр түгел»

Әгерҗе районының Кичке Таң авылында яшәүче Нургаян Шәрифуллин яткан килеш миллек бәйли. «Бу шөгыль күңелемә рәхәтлек бирә.

Өйдә бәйләгәч, чүбе дә чыга инде, шулай да хуш исе таралганны яратам. Үземне урманда  утырып бәйләгән кебек хис итәм», – ди биш ел буе урында яткан Нургаян абый.  Сәламәтлеге какшаганга 53 ел вакыт үтсә дә, могҗиза булмасмы, дип өметләнә  ул.
 
– Беренче җәрәхәтне армиядә алсам, икенчесендә ишегалдында егылып,  тора алмас хәлгә әйләндем. Ичмасам, утыра алсам иде, дип хыялланам. Моңа кадәр  каен себеркесен машина белән урманга барып җыйдым. Хәзер исә улларым алып кайтканны көтәм. Башканы эшли алмый. Рәсем ясап караган идем, пумаладан битемә буяу тама. Миллек бәйләп, җаныма тынычлык алам. Ятып бәйләү авыр түгел, – ди 73 яшьлек Нургаян абый.
 
Быел  да  тизрәк сезон башлануын көтә. Гадәттә, бу эшкә июнь ахырында тотына икән. Нургаян абый әйтүенчә, мунча себеркесен бәйләүнең үз тәртибе бар. Озын ботакларны уртага тыгып, кечерәкләрен кырыйга калдырасың. Уртасына шомырт, карлыган ботаклары, әрем, мәтрүшкә куйсаң, бигрәк хуш исле була. Кем ниндине ярата. Миллекне дөрес итеп киптерә дә белергә кирәк. Җиләс урында 2-3 көн киптереп, караңгы урында тоту яхшы. Елына карап,  каен ботакларын август уртасына кадәр  җыярга була. Нургаян абый күпме бәйләгәнен санамый. Ботак алып кайтып бирәләр икән, шуңа да сөенә.
 
…Армиядә хезмәт иткәндә, урманда өйрәнүләр вакытында солдатларга ашарга алып барганда, умыртка баганасы авырта  башлый аның. Чокырлы-чакырлы юлда барганда, машина нык сикертүдән зыян килгән дип фаразлый ул авыруын. 7 ай буе урын өстендә яткан егетне, җитди авыруы сәбәпле, армиядән азат итәләр. Табиблар аны, бер елдан соң терелерсең, йөгереп үк йөри башларсың, дип өметләндерә. Бу сүзләргә ышанып, Арча көллиятенә укырга керә ул. Анда механизатор белгечлеге ала. Тик бу һөнәрнең кирәге чыкмый. Башта инвалид  калуын бик авыр кабул итә. 12 яшьтә  ат көтүе көткән, армиягә киткәнче буралар бураган, абзарлар салган, типсә, тимер өзәрлек егет бит ул! Көч, гайрәт бар, терелмәсмени? Балта эше, бүрекләр тегү, миллек бәйләү күпмедер дәрәҗәдә авыруын оныттырырга булыша. Ул ясаган орчык, тәрәзә кашагалары, балта саплары, башка  кул эшләренең берсе дә тузан җыеп ятмый. Җиренә җиткереп башлагач, алучысы табыла.
 
Тире иләп, бүрекнең нинди төрләрен генә текми ул. «Һәрвакыт матурлык, төгәллекне яраттым. Бүрек тегү керемле  эш иде. Мактанып әйтмим, синеке кибетнекенә караганда да яхшырак дип  сатып алалар иде», – ди Нургаян абый.
 
Бәхетне гаиләсендә таба. Тормыш иптәше Алевтинаны яратып, Алиям ди. Аның белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Хатынын  гел мактап кына тора.  «Салават, Нурбулат, Нурислам улларымның начар гадәтләре юк, кулларында гына күтәреп йөртәләр. Аркама  массажын да ясыйлар, мунчасын да кертәләр. Мунча миңа көч бирә. Быел яңа каен себеркесе белән чабындым инде. Тормышны бик яратам, якты дөньядан бер дә китәсем килми әле. Урын өстендә ятсам да, телевизордан яңалыклар белән танышып барам. Татар  мәктәпләренең бетүенә, авылларда балалар саны кимүгә дә борчылам. Туган телебез бетмәсен  иде. Телефоннан кешеләр белән аралашырга яратам. Тагын шалтыратыгыз, яме, безнең якка килсәгез, кунакка  сугылыгыз»,  – диде беренче сөйләшүдән үк якынга әйләнгән әңгәмәдәшем.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.06.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»