поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.08.2010 Җәмгыять

“ЧАКЫРГАН ҖИРГӘ БАРМЫЙ КАЛЫРГА ЯРАМЫЙ”

Кунак чакыру мәшәкатен барлык кеше дә өнәп бетерми. Күпләр күбрәк үзләре кадер-хөрмәттә хозурланып, сыйланып йөрүне хуп күрә. Кунакта рәхәт, әлбәттә.

Арабызда якыннары, таныш-белешләре белән аралашудан тәм табып, һич иренми аларны ихлас күңелдән кунак итеп, гомерләре буе кешене кадер-хөрмәт итү савабын алып яшәгән гаиләләр дә бар. Актаныш районында гомер итүче Фәридә һәм Алиф Имамовлар шундыйларның берсе.

 

Аларның үзенә тартып торган ике катлы нурлы йортыннан беркайчан кеше өзелгәне, хуҗаларына илткән сукмакка тузан кунганы юк. Хуҗабикә Фәридә апа табынны мулдан әзерли торган аш-су остасы, инде кызлары Энҗе дә байтактан кул астына керә. Хуҗа кеше Алиф абый, пенсиядә булса да, эшли, гаиләне матди яктан тиешенчә тәэмин итә. Иртә таңнан торып, хөкүмәт эшеннән тыш, бакчада һәм хуҗалыкта батырып хезмәт куйганга, гомерләре буе муллыкта яшиләр. Хуҗабикә әйтмешли, туганны туган, дусны хөрмәт итә белгәнгә, хәзинәләрендә булганын башкалар белән дә күпсенми бүлешәләр. Фәридә апаның сеңлесе Фәнүзәнең һәм аның иренең вафатыннан соң ятимә калган кызлары Миләүшәне үз канатлары астына сыендырып, укытып кияүгә бирделәр. Аның абыйсы Илдарны да ярдәмнәреннән ташламадылар. Хәзер дә аларның гаиләсе белән атна саен аралашып, балаларына дәү әти-дәү әни җылысы биреп яшиләр.

 

Күңелләр киң булганда, анда әллә кемнәр дә, әллә ниләр дә сыйганын шушы гаилә аша күреп була. Шуңа, күпме уйласам да, кунаклар хакында гәп кору өчен алардан да кулай кеше тапмадым. Хуҗабикә Фәридә апа белән сөйләшкәндә, Алиф абый да, хәләл җефетенең фикерләрен куәтләп, сүзгә кушылды. Кунакта кунаклар хакында сөйләшү үзе бер кызык булды.

 

– Фәридә апа, кайчан килсәң дә, сездән кеше өзелми: кунаклар, мул табын, мунча. Үзегез дә кунакка йөрергә яратасызмы соң?

 

– Әлбәттә, яратабыз, хөрмәт итеп чакырган җиргә бармый калырга ярамый. Туганнар да, дуслар да күп. Үзебезнең ишек-капкабыз ябылып тормый, кеше килмәгән атна юктыр да. Туган-тумача, дус-иш белән аралашудан тормыш яңалыклары белән танышасың, якыннарыңның, танышларның хәлен беләсең, тәҗрибә уртаклашасың, иң мөһиме – үзеңнең кирәклегеңне сизәсең.

 

– Чакырып та килмәгән кунакка үпкәлисезме?

 

– Андый очракларны бик хәтерләмим. Бер гадәтләнгәч, кеше озаграк килми торса, эч поша башлый, кайчак әллә үпкәләттем, хәтерен калдырдым микән, дип тә уйлап куясың. Мин туры сүзле кеше бит.

 

– Ә менә тыгыз эш вакытында йөргән кунакны ничек каршы аласыз?

 

– Кешенең йомышы төшеп, кайчак ашыгыч үтенеч белән килгәне дә була. Үзара якыннан аралашучылар бер-берсен аңлыйлар, гаеп итешмиләр. Эш качмый ул, бусагамны атлап кергән кешегә, кем булуына карамастан, караңгы чырай күрсәткәнем юк. Аллаһның биргәненә шөкер, тамак туклыгы, һәр кешенең үз ризыгы. Өстәлдән нигъмәт китеп тормаса да, арада гел тәмле ризык, таба ашы пешкән чакка туры килгән мул ризыклы кешеләр дә була. Андыйлар хакында бездә “мактап йөрисең дә инде үзең”, диләр.

 

– Сезнеңчә, чакырылган кунак өчен иң мөһиме нәрсә?

 

– Якты чырай, мунча, сый-хөрмәт. Муллык чоры бит, иркенлек хәзер, күңелең киң булганда, кайчан кем килсә дә, урын-җир, сый җитәрлек. Табигатебез, яшәгән җиребез һәр сезонда үзенчә матур. Агыйдел, җиләк-җимешле урманнарыбыздан хозурланып бер урап кайту үзе ни тора! Җәй буе көн саен диярлек 10 км ераклыктагы салкын чишмәгә коенырга йөрибез, килгән вакытларында теләге булган кунакларны, дусларны да ияртәбез. Тәннәр җиңеләеп китә, быелгы корылыкта бигрәк тә организм көн саен чишмә хозурын сорап кына тора.

 

Ә авыл җирендә кунакның башы – хуш исле себеркеле эссе мунча. Аеруча шәһәрдән кайтканнар өчен тансык ул. Җәен мунча якмаган көн сирәк.

 

– Кунаклар килгәндә табынга күпчелек нинди ризыклар куясыз?

 

– Кунак сыен табынга китерү бик җаваплы эш. Ризык әзерләүченең тәһарәтле яки госелле булуы мөһим. “Бисмилла” әйтеп, күңел җылыңны салып, яхшы уй-ниятләр белән әзерләнгән ризык кына тәмле, шифалы, бәрәкәтле була. Кунак килгәч, кибеткә чыгып йөгерү эш түгел. Шуңа күрә кеше килгәндә йөз кызармас өчен хәстәрлекле, запаслы булу яхшы. Алдан чакырылган кунакларга үзебезнең татарларга хас аш һәм бәлеш әзерләми калганым юк. Алардан башка табынга нидер җитмәгән кебек. Тәбикмәк, өчпочмак, гөбәдия кебек камыр ашларын да яратып пешерәм, чәкчәкне дә беткәннән-беткәнгә өям. Аннан соң, кемнең нәрсә яратканын да искә аласың. Гаиләбездә каенанам – беренче, ирем – икенче ашларны, кызым – татлы камыр ризыкларын, ә үзем ухадан кала барлык ашамлыкны да яратам. Шуңа ризыкны төрледән-төрле әзерләргә күнегелгән инде. Көздән үк туңдыргычка кышка җитәрлек итеп фаршлы борыч, голубцы, эчәккә тутырмалар тутырып куям, запас мантый, пилмәнсез дә торганым юк. Көтмәгәндә кем дә булса килеп чыкса, алдан әзер ярым фабрикатлар бик рәхәт, табынны ашыкмый, кабаланмый әзерлисең.

 

– Кыш өчен җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ниләр әзерлисез?

 

– Компотны 20-30 банкадан арттырмыйм. Ә сокны ел саен 3 л лы банка белән 50-60 арны әзерлим, әзер сок коктейль ясау өчен дә бик уңайлы. Бакчада үз көчең белән үстергәнне әрәм итәсе килмәүдән дә күп эшләнә. Төрле соус, салат, гөмбә, аш тәмләткечләрне ел әйләнәсе табыннан өзелмәслек итеп ябам. Кышка әзерләгәндә бер нәрсәне дә рецептка карап эшләмим, бер ясаганны кабатламыйм, һәр япканының тәме үзенчә килеп чыга.

 

Умарта асрагач, Аллаһның биргәненә шөкер, балдан да өзелеп тормыйбыз. Быелгы корылыкта кортларга да авырлык килде.

 

– Кунак озак торса, кайчак ялкыта да башлый. Сезнеңчә, аның вакыты чиклеме?

 

– Нинди якынлыктагы туганың кайдан килә инде. Себердән елына бер тапкыр туган ягын сагынып ялга кайткан кунаклар айлар буе да тора. Алар үз кеше, гаеп итә торган түгел, өйрәнелгән. Вакытларын ничек үткәрергә белми йөргәндә эшләрне бергәләп башкарабыз.

 

– Мунча, сыйланудан тыш кунакта булуны тагын ничек истә калырлык итәргә мөмкин?

 

– Көн саен моңланып утырмасаң да, гармун белән бер җырлап алу кәефне күтәреп җибәрә. Алиф үзе төрле гармуннарда уйный, Башкортостанда, Казанда музыка белгече булган якын туганнарыбыз күп. Җырлашып алганда гади көн дә бәйрәмгә әйләнә.

 

– Кунакка йөрешү өчен кайсы ел фасылы уңай?

 

– Җәй көне ямьле табигать кочагы, су буе, отпуск, каникуллар булу кунакта йөрүчеләр өчен уңайлы, ә кунак сыйлаучыларга бу вакыт яңа өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш муллыгы чоры. Кышын исә гәпләшеп утырырга буш вакыт күбрәк.

 

– Безнең татарда элек-электән кунакка күчтәнәч белән йөрү йоласы бар. Аны кабул итеп алу да күңелле, килеп кергән кешенең дә йөзе якты.

 

– Кешенең төрле чагы була, шуңа берәүдән берни өмет итмим, буш кул белән килсәләр дә, гаепләмим. Күңеле җитеп күчтәнәч алып килгәннәрнең хөрмәтен рәхмәт әйтеп кабул итеп алам, үзем дә, хәзинәмдә булганнан өлеш чыгарып, күчтәнәч тутырам.

 

– Яшь чакта кунак сыйлау белән хәзергесе арасында аерма бармы?

 

– Бар, билгеле. Килен булып төшкәч, каенанам: “Мин беркайчан кибеттән аракы сатып алмадым, сиңа да шуны киңәш итәм. Кирәк кеше үзенә үзе таба ул”, – дип үз фикерен җиткерде. Аның бу акыллы киңәшен истән чыгармадым. Үзем сатып алмасам да, яшь чакта өстәлгә эчемлек куймасаң, кеше гаеп итәр кебек иде. Соңгы елларда, кем килүенә һәм нинди мәҗлес булуга карамастан, табынга спиртлы эчемлекләр һәм хәрәм ризыклар куйганыбыз юк.

 

– Төрле кешеләр бар, арада якыннарыңның, дус санаганнарның байлыгына, дәрәҗәсенә карап, кунакны төрлечә каршы алып, шулай ук озатып калучылар да була.

 

– Бу тормышта һәркем үз карашы, үз фикере белән ничек булдыра ала, шулай яши. Кешесенә күрә каршы алып, аерым табын әзерләгәнебез юк. Нигә алай тарсынырга, бер-береңне араларга? Бу дөньяда барыбыз да кунак кына бит, беребез дә мәңгелеккә килмәгән.

 

Айгөл НУРИЕВА.

 

* * *

 

Ә СЕЗ КУНАК КАБУЛ ИТӘРГӘ ЯКИ ҮЗЕГЕЗ КУНАККА ЙӨРЕРГӘ ЯРАТАСЫЗМЫ?

 

Азат ГАЯЗОВ, “Пар алма” газетасы баш мөхәррире:

 

– Дусларым белән еш очрашабыз. Аларны өйгә чакыруны кулай күрәм. Чөнки өй атмосферасы күңелгә хуш килә: җайлырак та, иркенрәк тә. Үзебез дә еш йөрибез. Чакырулардан баш тарткан юк. Хәзер кибеттә бөтен әйбер бар. Кунак сыйлау бернинди кыенлык тудырмый.

 

Әлфия АВЗАЛОВА:

 

– Өемдә кунак кабул итәргә яратмыйм. Аларны бик сайлап, сирәк кенә чакырам. Кибетләрдә икмәк бәясе артты, азык-төлек янына якын бара торган түгел. Бер кунак чакырсаң да, табын кору өчен күпме чыгым тотыла. Халык әйтмешли, моннан кемгә – сугыш, кемгә файда. Акчаны юк-барга сарыф итүне, кунак чакырып сыйлап утыруны өнәмим. Минем әле өч ятим баланы үстерәсем бар. Бертуган сеңлем үлде бит. Аның балаларын карыйм, булышам.

 

Үзем дә кунакка йөрергә яратмыйм. Аягымны да атлыйсым килми. Кая кемгә генә кунакка җыенсаң да, буш барып булмый. Бу кесәгә суга. Шунысы үтерә. Өстәлеңдә булган сый-нигъмәтең белән тукланып, өеңдә утыруга берни җитми!

 

Наилә МОРТАЗИНА (композитор Фирзәр Мортазинның хатыны), Буа районы Кайбыч авылы:

 

– Кунакка бер дә йөрисем килми. Бу минем өчен зур проблема. Нишләптер өйдә генә утырырга яратам. Әллә моңа яшь тә тәэсир итә, белмим. 50 не уздык бит. Яшьрәк чакта кунакка күп йөрелде.

 

Ә үзебездән кеше өзелми. Фирзәр дә гел кунаклар чакыра. Дуслары күп. Аеруча җырчы халкы даими кунакларыбыз. Алар килешкә аш пешерәм. Свежий сарык ботын сарымсак, майонез, аджика, тоз-борыч, тәмләткечләр белән маринадлап, бер тәүлек тотам. Каз мае сыланган табага салып, мичтә пешерәм. Бик тәмле була.

 

Кунакларны сыйлауда күршеләрем дә булыша. Тату яшибез. Берсе – кош теле, икенчесе – өчпочмак, өченчесе гөбәдия пешерә. Кунак килсә, күңелле. Өй дә ямьләнә, вакыт та тиз һәм күңеллерәк уза.

 

Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА, “Адәм белән Һава” тапшыруы алып баручысы:

 

– Кунак чакырырга, аларны кабул итәргә яратам. Гадәттә, миңа бер үк кешеләр килә. Алар 20 дән артмый. Теләсә кемне рәхәтләнеп кабул итәм дип әйтә алмыйм. Бәйрәмнәрдә генә алар өчен өчпочмак пешерәм, тавык кыздырам. Яшелчәләр, итле әйберләр яратам. Үземә нәрсә ошый, кунакларны да шуның белән сыйлыйм.

 

Кунакка бик сирәк йөрим. Авылга кайтсам, өйдән чыкмыйм. Безнең эштә аралашу күп. Тапшыру әзерләгәндә дә гел җырчылар өенә кунакка йөрергә туры килә. Шуңа кайчак ялгыз калу ошый.

 

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА, җырчы:

 

– Дөресен әйтәм, өйгә чакырырга да, кунакка барырга да яратмыйм. Шау-шулы компанияләрне өнәп бетермим. Кайчак үзебезнең төркем белән җыелышабыз. Без гел концертлар белән чит шәһәр, район һәм авылларда йөрибез. Шуңа, бәлки, туябыздыр да. Аннары мин тиз ачылып китә торган кеше түгел. Бик яхшы белгәннәр белән генә иркенләп аралашып утыра алам.

 

Колхоз һәм Вьетнам базарлары Казанда булгач, Аллага шөкер, кунакка керүчеләр күп безгә. Авыллардан килгән чакта һәрвакыт кагылалар. Әле ярый, әзер пироглар сата торган кибет якында урнашкан.

 

Кабул итәргә яратмыйм дисәм дә, кешесез дә яшәп булмый. Аралашмый тору мөмкин түгел. Гел гастрольләрдә йөргәч, үзебезгә дә еш кына башкаларда кунак булырга туры килә. Ә кунак ашы – кара-каршы. Күпме генә качасың килсә дә, котылып булмый, ярамый.

 

Соңгы елларда юк сәбәпне бар итеп, кунак чакырып, эчеп, кыланып ятучылар күбәйде. Кайберәүләр балаларының бер-ике яшьлек туган көненә үзенең дусларын чакырып “бәйрәм итә”. Бу, билгеле, исерткечләрсез узмый. Ә сабыйлары яннарында бөтерелеп йөри. Менә мондый кунак-кунак уйнауны аңлый, кабул итә алмыйм. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш.

 

 Лилия ЙОСЫПОВА.

 

* * *

 

“КУНАК – УЛ АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ КЕШЕСЕ”

 

Ислам динендә кунакларның күңелен күрү, аларны хөрмәт итү – мөселман кешесенең төп бурычы. Хуҗа үз йортына килгән изге ниятле кешене ачык йөз белән каршы алырга, аның хәтерен калдырмаска, киткәндә яхшы теләкләр белән озатырга тиеш.

 

– Ислам динендә кунакның хакы зур, аны йорттагыларның барысы да сәламләп каршы алырга, сый-нигъмәт, якты йөз белән хөрмәтләргә тиеш, – ди Татарстан диния нәзарәте мөфтиенең урынбасары Сөләйман хәзрәт ЗАРИПОВ. – Кунак – ул Аллаһы Тәгалә кешесе. Аңа, юмартлык күрсәтеп, ризыкның иң сыйфатлысын, тәмлесен бирәләр. Мөхәммәд (с.г.в.) дә үзенең бер хәдисендә кунакка йөрешеп, хөрмәтләшеп яшәргә кирәклекне искәрткән.

 

Мөэмин-мөселман кунакны бай һәм ярлыга аерып карамый.

 

* * *

 

КУНАК БУЛСАҢ, ТЫЙНАК Бул

 

Хуҗаларның вазыйфасы – кунакларны сыйлау, ашау-ашамау кунаклар ихтыярында. Шуңа пешергән ашларыгызны, никадәр тәмле булуга карамастан, үзегез мактамагыз, әдәп чиген узып артыгын кыстамагыз.

 

Кунаклар күп җыелганда, аларның һәрберсенә тигез игътибарда булыгыз.

 

Нинди халәттә булсагыз да, ишеккә килгән кешегә караңгы йөз күрсәтмәгез. Елмаеп каршы алыгыз, изге теләкләр белән озатыгыз.

 

Бик тә мөһим эшләр белән мәшгуль булганда кунак килеп керсә, аннан рөхсәт һәм гафу сорап, иң элек эшегезне тәмамлагыз, аннан иркенләп аралашыгыз.

 

Хуҗаларны булыр-булмас сүзләр сөйләп артыгын ялкытмагыз, йомышыгыз төшәрлек булса, иң элек урынлы мәшәкатьлисезме икәнен төптән фикерләп кенә, әйтәсе килгән гозерегез хакында яхшылап уйлагыз.

 

Кеше йортына баргач, рөхсәтсез әйберләргә кагылмагыз, китап һәм язуларын актармагыз.

 

Кунакка кем алдан чакыра, шунда барыгыз, кешеләрне бай һәм йогынтылыларга аермагыз.

 

Кунак хуҗаларны ялкытканчы озак торырга тиеш түгел.



Ирек мәйданы
№ 5 | 30.07.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»