поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.06.2020 Шоу-бизнес

Гамил Әсхәдулла: «Концерт барган вакытта музыкантыгыз авариядә үлде, дип килеп әйттеләр»

Бүген «Татар-информ» агентлыгында татар юморына багышланган матбугат очрашуы булды. Анда Әбри Хәбриев, Гамил Әсхәдулла, Данир Сабиров, Җәвит Шакиров һәм Рифат Зарипов катнашты. Татар юмор әсәрләре язучылар арасында кытлык бар дип килештеләр, татарның зәвыгы турында да сүз күп булды. Әмма иң хисси әйберне Гамил Әсхәдулла сөйләде кебек.

“Артистның төрле вакыты була, күңеле төшкән чагы була, андый очракта сәхнәгә чыгып юмор сөйләргә ничек көч табасыз?” – дип сорады кунаклардан “Гаилә һәм мәткәп” журналы хәбәрчесе. 

Бу сорауга җавап итеп “Мунча ташы” юмор театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла бер хәл сөйләде. Моннан күпмедер вакыт элек музыкантлары “КамАЗ” астына кереп авариядә һәлак булган. Коллективка моны концерт барган вакытта хәбәр итәләр. “Концерт барган вакытта музыкантыгыз авариядә үлде, дип килеп әйттеләр. Беренче бүлекне әйбәт кенә эшләгән идек, икенче бүлекне эшләргә бик авыр булды”, - дип искә ала Гамил абый. Артист өчен иң авыры шушыдыр, ди.
 
Сәхнә артында барысы да елашканнар, ә сәхнәгә чыкканда күзләренә-битләренә грим салганнар. Концерт тәмамлангач, Гамил әфәнде сәхнәгә чыгып, тамашачыга рәхмәтен әйткән һәм шушы кайгылы хәбәрне дә җиткергән. Халык “аһ” иткән. “Шундый хәл, әгәр дә икенче бүлек дәвамында уйнавыбызда берәр ни сизгән булсагыз, гафут итегез”, - дигән театр җитәкчесе. Әмма халык берни сизмәгән булса кирәк. Моны шулай икәнен соңыннан зал директоры да Гамил Әсхәдуллага килеп әйткән. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.06.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»