поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.06.2020 Мәгариф

«Чыгарылыш кичәсен үткәрмәсләр - үзебез уздырабыз»

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары Соңгы кыңгырау бәйрәмен мәңгегә истә калдырыр, мөгаен. Дөньяда беренче тапкыр укучылар өчен соңгы кыңгырау компьютер аша гына чыңлады. Пандемиягә бәйле рәвештә әлеге көн зурлап билгеләп үтелмәсә дә, бәйрәм рухы сизелде. Ә бәйрәмдә катнашучылар бу хакта нәрсә уйлый? Укучы, укытучы һәм әти-әниләрнең фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Эльвина ИДРИСОВА (11нче сыйныф укучысы): «БӘЙРӘМНӘН СОҢ ҖЫЕЛДЫК»
 
– Соңгы кыңгырау булмады дип әйтә алмыйм, чөнки ул дистанцион форматта узды. Һәрбер 9нчы һәм 11нче класс укучысы да директор, завуч һәм укытучылардан котлау һәм тәбрикләү сүзләрен кабул итеп алды. Кызганыч, моның барысы да виртуаль дөнья – компьютер аша барды. Мәктәпнең барлык чыгарылыш сыйныф укучысы да бәйрәмдә катнашты, истәлекле видеолар белән уртаклашты. Ләкин 11 ел буе укып, мондый Соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашырмын дип хыяллана да алмаган идем. Без бәйрәмнән соң классташлар белән җыелып, табигать кочагына чыктык. Шунда рәхәтләнеп ял иттек, сөйләштек, көлештек, елаштык. Ничек кенә булмасын, 11 ел буе иңне-иңгә куеп укыган иптәшләрең белән җыелып бәйрәм итүгә, бер-береңне тәбрикләүгә тормый мондый формат.
 
Чыгарылыш кичәсе булырмы - төгәл җавап юк. Мәктәптә бәйрәм үткәрмәсәләр, үзебез уздырачакбыз. Гомергә бер тапкыр була торган бу бәйрәмне классташлар белән бергә үткәрергә кирәк.
 
Гөлнара ӘХМӘТХАНОВА (тарих, җәмгыять белеме укытучысы): «ЧӘЧӘКЛӘР ДӘ ЮК»
 
– Мәктәптә эшләү дәверендә беренче тапкыр Соңгы кыңгырау компьютер аша чыңлады. Компьютер каршына утырып, линейка үткәрдек. Гадәти хәл түгел, билгеле. Ләкин авырлыктан чыгу юлын таба белергә кирәк. Һәр чыгарылыш класс укучысы да, үз чиратында, бәйрәмгә әзерләнгән иде – безне матур видеолар белән сөендерде. Күңелсез булса да, бәйрәм рухы бөтенләй юк иде дип әйтеп булмый. Бөтен укучы да интернет аша бәйрәм котлавы җибәрде. Узган ел бу көнне чәчәк бәйләме бүләк итәләр иде, быел булмады. Урамда да шыр-шыр көлеп, матур киемнән фотога төшеп йөргән укучылар күренми.
 
Илфар СӘЙФЕТДИНОВ (11нче класс укучысы): «ӨМЕТНЕ ӨЗМИБЕЗ»
 
– Соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерлекне 1нче сентябрь көнне үк башлаган идек. Шул вакытта ук бу көннең ничек узачагын, нинди шигырь сөйләячәгебезне – барысын да планлаштырдык. Бер теләгебез дә чынга ашмый калды. Шигырь сөйләр урынга укытучыларның котлау сүзләрен генә тыңладык. Җанлы аралашуга чыкмый инде. Ләкин өметебезне өзмибез – чыгарылыш кичәсен матур итеп, укытучылар белән бергә мәктәптә үткәрергә өметләнәбез.
 
Гөлназ САБИРОВА (чыгарылыш класс укучысының әнисе): «МОНДЫЙ БӘЙРӘМ ТАРИХТА ГЫНА КАЛСЫН»
 
– Соңгы кыңгырау бәйрәме интернет аша булачак, дигән хәбәр килгәч, күңелдә интернетның көче җитәрме дигән зур курку яшәде. Аннары, бәйрәм «zoom» дигән платформа аша үткәрелде, ә аның вакыты чикләнгән – ярты сәгатькә генә рөхсәт бирелә. Моңа да карамастан, барысы да күтәренке рухта үтте. Теләгән һәркем чыгыш ясап өлгерде, вакытка сыешты. Әти-әниләр дә, мәктәп директоры да, класс җитәкчесе дә укучыларны котлады. Кызым Азалия җырларга да өлгерде әле. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә барлык укучылар да форма кигән иде. Чын бәйрәм булды, кыскасы.
 
Бәйрәм беткәч, өй тирәсендә генә сеңлесе белән фотога төшеп керделәр, чөнки бу вакытны кире кайтарып булмый, ә фото истәлеккә кала. Шундый авыр чакта балалар өчен нинди дә булса бәйрәм оештыргач, ата-аналар бик шат инде. Дөньялар тынычланып, мондый форматта уку һәм бәйрәмнәр үткәрү тарихта гына калсын иде.
 
Диләрә ЗАГРИЕВА (11нче класс укучысы): «БЕЗ БУЛГАНЫННАН КАНӘГАТЬ»
 
– Соңгы кыңгырау бәйрәме бик үзенчәлекле булды, чөнки онлайн форматта узды. Мондый ситуациядә бу нормаль күренеш, бөтенләй булмаса күңелсез булыр иде. Ничек булса да, без укытучыларыбызга рәхмәтебезне белдерә алдык. Кулыма чәчәк тотып, яраткан укытучыларның күзләренә карап, теләкләремне әйтеп, чып-чын Соңгы кыңгырау бәйрәмен күрәсе килгән иде, әмма без булганыннан канәгать. Ак алъяпкыч киеп, ак бантик тагып утырдык. Виртуаль булса да, бәйрәм рухы сизелде.

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.06.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»