поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.06.2020 Дин

Күз тиюдән ничек дәваларга?

Әгәр күз тидерүче кеше билгеле булса, бу вакытта күз тигән кешене дәвалау авыр түгел. Билгеле булмаса, хәл кыенлаша.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән: "Әгәр берәрегезгә күз тисә, күз тидерүчедән госел, тәһарәт алуын таләп итеп, шул су белән коенсын". Димәк, әгәр күз тидерүче билгеле булса, аннан госел һәм тәһарәт алуы сорала, һәм шул файдаланган су белән күз тиюче коена.

Мәсәлән, нәкъ менә Үмәмә бине Сәхелнең әтисе белән шундый хәл була. Үмәмә сөйләгәнчә, аның әтисе әл-Хурар исемле бер урында су керә. Әмир исемле сәхабә аңа карап, сокланып: "Синең тәнең шундый ак, йомшак, нәкъ яшь кызларныкы кебек, мин мондый тәнне һич күргәнем юк", — ди. Шуннан соң аның хәле начарлана. Аны Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә китерәләр. Ул сорый: "Берәрсеннән шикләнәсеңме?" "Әйе, Әмирдән".

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Әмирне чакырып әйтә: "Ни өчен син аңа бәрәкәт сорап изге дога кылмадың? Аякларыңны ю". Әмир юынгач Сәхел шул су белән коена һәм сәламәтләнә. Әгәр күз тидерүче коенырга теләмәсә, аның шәхси берәр нәрсәсен алырга кирәк. Шәех Ибне Үсәймии әйтә: "Аның баш киемен яки сөлгесен алырга да, юешләргә һәм шуның белән күз тиючене ышкырга. Аллаһ теләсә ярдәм бирер". Кемдер сорарга мөмкин: "Кеше ничек су белән коенып сәламәтләнергә мөмкин?" — дип.

Һәр кешенең үзенең исе була. Кайчан алар күз тидерүчедән юылып төшеп, шул су белән зарар күрүче коенса, шайтан аны җибәрә һәм ул сәламәтләнә.

Ничек юынырга? Бер савытка су алып "Бисмилләһ" әйтергә, авызны чайкарга, терсәкләргәчә кулларны юарга, аякларны һәм тирли торган урыннарны юып, шул суны берьюлы күз тигән кешенең өстенә коярга. Шайтан аның исен сизеп, җибәрәчәк.

Мондый процедураны башкарганда, уңай нәтиҗәгә өметләнергә һәм сихәт, шифа табуга нык ышанырга кирәк. Шикләнеп: "Бәлки, ярдәм бирер, бирмәсә дә зарары булмас әле", — дип уйламаска кирәк.

Чөнки, сихәт табуга нык ышанганда гына сәламәтләнергә мөмкин. Мөэмин кешене иман, инану, ышану сыйфаты бизи.

"Вә мәә ләнәә әлләә нәтәвәккәлә галәллааһи вә каде һәдәәнәә сүбүләнәә вә ләнәсъбираннә галәә мәә әәзәйтүмүунәә вә галәллааһи фәл-йәтәвәк-кәлил-мүтәвәккилүүн" (Безгә Аллаһыга гына тәвәккәл итмичә һич ярамый, тәхкыйк, Ул безне туры юлга күндерде, һәм безгә кылган җәбер-золымнарыгызга без, әлбәттә, сабыр кылабыз, тәвәккәл итүчеләр фәкать Аллаһыга гына тәвәккәл итсеннәр!) ("Ибраһим" сүрәсе, 12нче аять).

Бу аятьнең хасиятләреннәндер: ике кул, яки ике аяк авыртса, яки берәүгә җеннән, я адәмнән күз тисә, бу аятьне суга укып, шул су белән күз тигән кешене өч мәртәбә коендырсын, дип яза "Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!"

Фото: pixabay.com


---
Матбугат.ру
№ --- | 03.06.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»