|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2020 Җәмгыять
Йөкле хатын ачлык игълан иткәнУфада йөкле хатын, шулай ук аның өлкән кызы, ике пенсионер һәм педагог өченче июнь көнне иртәнге сәгать 9да Шота Руставели урамындагы 5нче йорт янындагы 34 катлы бина төзелешенә каршы протест йөзеннән ачлык игълан итте. Бу хакта акциядә катнашучыларның берсе әйтә. Ул билгеләп үткәнчә, кичә алар хакимият органнарын булачак акция турында кисәткәннәр. Уфалылар өйләре янында «шәм» дип аталып йөртелүче бер катлы биек йорт төзү мәсьәләсен хәл итүгә кадәр ач торырга ниятли.
ПСК-6 төзелеш оешмасы белән йортта яшәүчеләрнең каршылыгы 2019 елның көзеннән үк сузыла. Компания Шота Руставели, 5 һәм Октябрь проспекты, 168, 170 һәм 170/1 йортлары арасында 34 катлы бина төзергә планлаштыра. Шушы йортларда яшәүчеләр бу кечкенә генә территориядә парковка төзергә яки анда яшәүчеләрнең ял итү урынын оештырырга мөмкин иде, дип саный.
Моннан тыш, алар төзелеш эшләре аркасында тугыз катлы биналарының җимерелү куркынычы туарга мөмкин, дип исәпли. Йортларда ярыклар барлыкка килгән дә инде.
Кичә, 2 июнь көнне, төзүчеләр мәйданчыкка җиһазлар китергән. Халык башта машиналары белән керү юлын япкан, әмма төзүчеләр һәм сакчылар аларны читкә эткән. Аннан соң халык зур йөк машиналары алдына басып, аңа узарга ирек бирмәгән...
Фото: proufu.ru
--- |
Иң күп укылган
|