|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2020 Җәмгыять
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы асфальтта яткан кешене медик формасы кигән кешенең тибү видеосын тикшерәТатарстан сәламәтлек саклау министрлыгы соцчелтәрдә барлыкка килгән роликка игътибар иткән, анда ашыгыч ярдәм хезмәткәре формасындагы кеше асфальтта яткан ир-атка тибә. Бу хакта «БИЗНЕС Online»га ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. "Матбугат.ру"га билегеле булганча, видео интернетка моннан бер көн элек урнаштырылган. Аны әдәпсез лексика булуы аркасында игътибарыгызга тәкъдим итә алмыйбыз.
Ролик авторы урамда асфальтта яткан ирне табибларның типкәләвен әйтә.
«Башта ашыгыч ярдәм машинасы килеп типкәләп китте, аннан полиция килеп, шул типкәләнгән ирне бобикка утыртып алып китте. Сез ничек уйлыйсыз, медицина персоналы тарафыннан пациентларга мондый мөнәсәбәт рөхсәт ителәме?", — дип язган пост авторы.
Төшерү датасы һәм урыны аныкланмаса да, кадрларда ашыгыч ярдәм автомобиле номеры күренә.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгында әлегә видео буенча тикшерү башлаганнар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|