Сезнең яраткан артистларыгыз беренче акчаларын ничек эшләгән?
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2020 Мәдәният
Гөлсирин – гөмбә сатучы, ә Рәнис –бригадир ярдәмчесе. Ваһаповчылар беренче акчаларын ничек эшләгән?Бүген халык аларны яратып тыңлый, бары тик җырчы буларак кына белә. Ләкин алар үз тормышларында беренче хезмәт хакларын җырлаган өчен түгел, ә башка өлкәдә эшләп алганнар. Сезнең яраткан Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале артистлары беренче акчаларын ничек эшләгән? Гөлсирин үсмер чагында танылган Мамадыш трассасындагы «полянка»да гөмбә, җиләк саткан. Эшләгән акчасына үзенә Nokia телефонын алган.
⠀
Ә Рәниснең беренче эше - бригадир ярдәмчесе. Бригадир - Рәниснең әтисе Рәис абый!
⠀
Зәлилә 15 яшеннән Әлмәттә яшәүче матур гаиләдә няня булып эшләгән.
⠀
Ә Азат исә 18 тулгач та, машина алган. Машина кредитын түләр өчен шушы машинада таксист булып йөргән!
⠀
Менә шундый уңган-булган Ваһапов фестивале артистлары.
⠀
Ә сез үзегезнең беренче акчалырызны ничек эшләгәнегезне хәтерлисезме?
--- |
Иң күп укылган
|