поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.05.2020 Җәмгыять

Марат Кәбиров. Бәхет өчен...

Алтын өстәлләр артында, алтын бокаллардан зәмзәм сулары уртларга мөмкинсез. Әмма күршеләрегез дә шундый ук шартларда яши икән, беркайчан да үзегезне бәхетле итеп тоя алмаячаксыз. Шуңа күрә, Ходайдан байлык сорамагыз. Байлык сезгә бәхет бирмәячәк. Ходайдан хәерче күршеләр сорагыз.

Гадәттә, концертларда кызыклы вакыйгаларны тамашачы миңа үзе язып җибәрә. Әле күптән түгел генә “бәхет рецепты” дип шундый бер язу бирделәр. Ул миңа кызык кына тоелды, шуңа күрә сезгә дә тәкъдим итәм. 
 
Күршең белән бергә кайдадыр барырга чыгасың. Такси чакыртасың. Таксист, әйтик, йөз сум! – сорый. Син акчаңны бирәсең дә:
- Ә күрше белән бергә барсак? – дисең.
- Барыбер, йөз сум була!
 
Һәм менә шунда аңлыйсың: синең күршең бер тиен дә тормый!
 
Менә шушы безне бәхетле итә. Бер карасаң, чынлап та кешенең бәхете үз кулында түгел. Кешенең бәхете – күршесе кулында.
 
Менә безнең әнкәйләр: “Аллага шөкер, хәзер хезмәт хакы түлиләр, без акча күрмәдек, труддингә эшләдек” – дип сөйлиләр иде. 
 
Хәзер бөтен кешегә дә хезмәт хакы бирәләр. Хәзер бер нәрсәне дә бушка эшләтмиләр. Хәтта бала табу да... Әгәр гаилә корып бала тапсагыз, сезгә дәүләт акча түләячәк. Сез шуны беләсезме? Беләсез... Ә безгә түләмәделәр. Без труддингә эшләдек. Труддингә ике бала карап үстердек. Почти биш йөз мең җилгә очты. Ләкин кайгырмыйм. Мин сөенәм! Чөнки күршеләр бар. Күршеләр... Алар алты бала үстерделәр... Миллион ярымнары җилгә очты!
 
Бәхет өчен безгә күп кирәкми...
 
Өлкәнрәк яштәгеләр хәтерлидер, элек кибетләрдә бернәрсә дә юк иде... Менә бер ханым кайтып килә. Ике капчык бәдрәф кәгазе күтәргән! Ну, байлык инде бу шултиклем! Дефицит инде...
Күрше хатыны карап-карап тора да:
- Карале, күрше, каян алдың шундый зур байлыкны?
Теге ханым эре генә җавап бирә:
- Каян булсын инде?!. Химчисткадан!
 
Бүген моны күпләр аңламыйдыр. Әмма бу анекдот түгел, бу безнең тормыш иде. Бүген күпләр хәтта “дефицит” дигән сүзнең нәрсә аңлатканын белми. Бүген барсы да бар: ашар ризык, кияр кием, машина, акча... Тик барыбер күңел тыныч түгел - нидер җитми, нидер дефицит. Мин бу хакта еш уйланам. Чынлап та, бүген бездән дә бәхетлерәк кеше булырга тиеш түгел кебек. Тик бәхетле булып булмый...  Ничек буласың, синдә дә акча бар, ә тегенеке - күбрәк. Синең дә машинаң бар, тик күршеңнеке - икәү. 
 
Кайчагында миңа шулай тоела... Бүген безгә бәхетле булыр өчен бар нәрсә дә җитә... Бар нәрсә дә җитә, бары тик хәерче күршеләр җитми. 
 
Чынлап та, сез алтын өстәлләр артында, алтын бокаллардан зәмзәм сулары уртларга мөмкинсез. Әмма күршеләрегез дә шундый ук шартларда яши икән, беркайчан да үзегезне бәхетле итеп тоя алмаячаксыз. Шуңа күрә, Ходайдан байлык сорамагыз. Байлык сезгә бәхет бирмәячәк. Ходайдан хәерче күршеләр сорагыз. Һәм шул күршеләрегезне кадер-хөрмәттә яшәтегез. Чөнки алар – сезнең бәхетегез.
 
Марат Кәбиров

---
Шәһри Казан
№ --- | 26.05.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»