поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
25.05.2020 Әдәбият

XX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә

«Идел» яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.

1. МАКСАТ
 
Талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру.
 
2. БУРЫЧЛАР
 
• яшь язучыларның иҗат мөмкинлекләрен чынга ашыру, үстерүгә шартлар булдыру;
 
• иҗади һәм профессиональ бәйләнешләрне ныгыту;
 
• татар әдәбиятын һәм сәнгатен пропагандалау.
 
3. ОЕШТЫРУЧЫЛАР
 
• Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы;
 
• Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.
 
4. БӘЙГЕНЕ УЗДЫРУ ВАКЫТЫ ҺӘМ УРЫНЫ
 
Бәйге өч этаптан тора:
 
I этап – әдәби әсәрләрне кабул итү (2020 елның апреленнән 30 нчы сентябренә кадәр).
 
II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү (2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр).
 
III этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе оештыру (2020 ел ноябре).
 
5. БӘЙГЕНЕҢ ТАЛӘПЛӘРЕ.
 
Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнаша ала.
 
Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр.
 
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
 
- поэзия;
 
- проза;
 
- драматургия;
 
- балалар әдәбияты (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинация буенча катнашучы әсәрләр 4-14 яшьлек укучылар аудиториясен күздә тотарга тиеш. Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2020 елның 30 сентябренә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.
 
Кыска күләмле әсәрләрнең (шигырь, нәсер, парча һ.б.) саны өчтән дә ким булмавы шарт.
 
Катнашучы, әсәрләре белән бергә, үзе турында кыскача мәгълүмат һәм заявка тутырып җибәрергә тиеш (Кушымта 1).
 
Әсәрләрне түбәндәге таләпләргә туры китереп эшләргә кирәк: Times New Roman шрифтында, 12 нче кегль, 1,5 интервалда.
 
Бәйгедә автор үзе иҗат иткән әсәр белән генә катнаша ала.
 
Алдагы еллардагы Гран-при ияләре бәйгедә катнаша алмый.
 
Бәйгедә бер үк әсәр белән икенче тапкыр катнашып булмый.
 
Югарыда күрсәтелгән таләпләргә туры килмәгән әсәрләр бәйгедә каралмый.
 
6. АВТОРЛЫК ХОКУКЛАРЫ ҺӘМ КОНКУРСКА КИЛГӘН МАТЕРИАЛЛАРНЫ КУЛЛАНУ
 
Бәйгегә әсәр җибәрү белән катнашучы аны бастыруга һәм интернет-ресурсларга урнаштыруга ризалык бирә. Оештыручылар, автор һәм әсәрнең исемен күрсәтеп, автор ризалыгыннан башка, бәйгегә килгән эшләрне куллану мөмкинлегенә ия була (катнашучы 3 нче турга үтсә, җыентыкта бастыру өчен һ.б.).
 
Әсәрләрне бәйгегә җибәргән очракта, катнашучы бәйге шартлары белән килешә.
 
7. БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ ЯСАУ ҺӘМ БҮЛӘКЛӘҮ
 
Бәйгедә катнашучыларның әсәрләре мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнәчәк. Барлык номинацияләрдә дә беренче, икенче, өченче урыннар һәм Гран-прига лаек булучылар билгеләнә. Болардан тыш махсус һәм кызыксындыру бүләкләре дә каралган. Әмма жюри хөкеме буенча һәр номинациядә барлык призлы урыннар яки Гран-при билгеләнмәскә дә мөмкин.
 
Бәйгенең нәтиҗәләре буенча иң яхшы әсәрләр «Иделем акчарлагы» әдәби җыентыгында урын алачак.
 
Барлык катнашучыларга электрон сертификат бирелә. Катнашучы сертификаты pdf форматында электрон почтага җибәрелә.
 
8. ЖЮРИ СОСТАВЫ
 
Жюри рәисе һәм әгъзалары оештыручылар тарафыннан билгеләнә. Ел саен жюри әгъзаларының составы үзгәрергә мөмкин.
 
9. ОЕШТЫРУ КОМИТЕТЫ
 
«Идел» яшьләр үзәге.
 
420021, Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 йорт, 307 офис.
 
Тел./факс: 231-81-54 Е-mail: idelem.akcharlagi@gmail.com Рәсми сайт: www.mc-idel.ru

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»