|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2020 Шоу-бизнес
Раяз Фасыйхов: "Әллә быел тузганак елы инде?"Раяз Фасыйховның табигатьтә еш булуын инстаграм аша җырчының тормышын күзәтүчеләр сизгәндер. Ул үзенең сториесларында әле кошлар кайтуын, әле агачлар чәчәккә күмелгән мизгелне куеп кына тора. Иҗат кешесе шулай һәрвакыт күзәтеп, матурлыкны тоеп, күреп яшәргә тиеш шул инде ул. Менә бүген дә Раяз үзенең инстаграм аккаунтында табигатьнең матур бер мизгеле белән уртаклаша.
Сториесларында күренгәнчә, Раяз быел тузганаклар елдагыдан күбрәк, дип әйтә. "Әллә быел тузганак елы инде шунда?", - дип уйлана ул.
Раяз Фасыйховның барлык видеоларын аның инстаграм аккаунтында сез дә карый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|