|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2020 Шоу-бизнес
«Телефонда бер төймәне ялгыш җыйдым да Асаф Вәлиевка эләктем. Шулай таныштык»Очраклылыклар очраклы түгел. Шундый сүз бар. Дөньяда нинди генә очраклылыклар булмый. Инстаграмда безне күзәтеп баручы Илдар Ганиев исемле укучыбыз кызыклы бер тарих сөйләде. Ул Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев белән бәйле. Бу хәл берничә ел элек килеп чыккан. Илдар Ганиев үзенең телефонын ала да бер механикка шалтырата. Әмма номерны җыйганда бер төймәгә ялгыш баса. Һәм Асаф Вәлиевка эләгә. Сөйләшеп китәләр.
- Ничек таныдыгыз Асаф абыйны? Тавышыннанмы? – дип сорадык Илдар әфәндедән.
- Юк. Сез кем дип сорагач, үзе әйтте. Башта ышанмадым, берәрсе шаярта дип уйладым, сөйләшеп киткәч, ышандым, - ди.
Илдар Ганиев
Телефон трубкасын куйгач, хәйләкәр Илдар Ганиев әлеге “ялгыш” номерны ватсапта саклап, аның аватаркасын карый. Чыннан да Асаф Вәлиев! Кызыл пиджәктән, ак эшләпәдән!
“Бик кунелле булды ул танышу”, - дип искә ала укучыбыз.
“Мин калам урамда, ә трамвай кузгала”...
--- |
Иң күп укылган
|