|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2020 Фаҗига
Рөстәмнең соңгы көне"Лиза Алерт. Башкортстан" волонтерлары 9 яшьлек Рөстәм Ишкуловны эзләүнең соңгы көне ничек узуы турында сөйләгән. Ирекле ярдәмчеләр сүзләренә караганда, табигатьне алдап була, тик ике сәгатькә генә. «Соңгы ике атна күз алдында торган баланы табу өчен елгаларның ике сәгатен урладык. Техника ике елга юлын ябып, аларның тиз язгы агымын туктатты. Эзләү өчен вакыт бик аз, ике сәгатьтән дә артык түгел, чөнки дамбалар су басымына озак түзмәячәк. 120 кеше елганың корыган үзәнен җентекле тикшерә, карый", — дип сөйләде волонтерлар.
"Табигатьне алдау" ахырына якынлашканда «тапканнар...» дигән тавыш ишетелә. Волонтерлар белдерүенчә, шул вакытта соңгы өмет өзелгән.
Элегрәк «Башинформ» агентлыгы малайны эзләгән 200гә якын кеше гидроцикллар, квадрокоптерлар һәм башка махсус техника җәлеп итүен хәбәр иткән иде.
Якынча мәгълүматларга караганда, 17 көн элек югалган бала Зур Әрмәт елгасында батып үлгән.
Фото: bashinform.ru
Автор: Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|