|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.05.2020 Матбугат
Казан сөйли: Танылган диктор Тәлгать Хәмәтшинга бүген 65 яшь тулдыБүген 1 майда туган көннәрен бәйрәм итүче олуг шәхесләребез бихисап. Кайберләренең түгәрәк дата - юбилей. Танылган радиодиктор Тәлгать Хәмәтшин бүген үзенең 65 яшьлеген бәйрәм итә. 32 ел "Татарстан" радиосында эшләгән Тәлгать Хәмәтшин диктор карьерасын тәмамлап үзенең туган ягы Башкортстанга күченеп киткән иде. "Матбугат.ру" бу турыда ике ел элек язды. Бүгенге FM-радиолары ди-джейларына тәнкыйть күп әйтелә. Еш кына аларга "Татарстан" радиосы дикторларыны эталон итеп куялар. Чыннан да, элеккеге чор дикторларның сөйләме бүгенге радио теленнән бик аерыла. Тәлгать Хәмәтшинны бу нисбәттән легендар диктор дисәк тә буладыр. Тәлгать абыйны төс-кыяфәте буенча күпләр белмидер, әмма аның тавышы һәр татарның күңелендә. Туган көнегез котлы булсын, Тәлгать абый!
--- |
Иң күп укылган
|