|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2010 Бәйрәм
БАБАЙЛАР КУШКАН ЙОЛАУзган шимбә, якшәмбе көннәрендә өлкәбезнең биш авылында сабан туйлары гөрләде. Киң болыннарны, елга-күл буйларын тутырып яше-карты күңел ачты, бәйрәм итте… Пашат авылы мөселманнары бәйрәмне авылга нигез салучы бабайларыбыз, динебез, якты киләчәгебез өчен җан биргән шәһитләр рухына корбан суеп, дога-намаз белән башладылар. Билгеләнгән вакытка Семочки һәм Пашат мөселманнары азан әйтеп шәһитләр кабере-хәтер мемориалына килделәр. Хәтер чарасында ике авылдан йөзләп кеше катнашты. Пашат мәхәлләсе имамы Марат хәзрәт, өлкә мөселманнары диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт, Чувашия мөфтие Альберт Кырганов, “Идел” журналы редакторы Рифат Фаттахов һәм башкалар рухи байлыгыбызны, динебезне саклап үстерү турында сөйләделәр. Хәтер чарасында Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәсим Акчурин да катнашты һәм авыл халкына, гомумән нижгарлыларга имин, тыныч тормыш теләде.
Сабан туе мәйданы авыл итәгендә, яшел болында корылган. Сәүдә нокталары да байтак иде. Балалар өчен махсус мәйданда аттракционнар эшләде. Кибетләрдә күбесе милли киемнәр, милли ризыклар, дини атрибутика. Иң теләгән ризык – су иде.
Бәйрәмне төштән соң ачтылар. Бу вакытка күрше авыллардан да байтак кеше җыелган иде инде. Аларны бәйрәм белән район, авыл җитәкчеләре, дин әһелләре тәбрикләделәр, бәйрәмнең әһәмияте, динебезнең ныклыгы, татарның бердәмлеге турында сөйләделәр.
Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе рәисе генерал Рәсим Акчуринның нижгар якларына килүе – бәйрәм бүләге дип бәяләргә була. Безнең як тарларының активлыгын ул Мәскәүдә күреп, тоеп яши, аларга таянып эшли. Туган якларында да алар шундый ук бердәм, батыр, булдыклы икән, ди Рәсим ага. Көрәшне дә, концертны да зур кызыксыну белән карады ул. Сабан туе батыры исемен һәм призга атны Рушан Рамазанов яулады.
Гомумән, Пашат сабан туе милли рухлы, кызыклы, кызу кояшлы булып халык хәтерендә калыр.
Автор фотосы.
Р. САЛЕХОВ |
Иң күп укылган
|