|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2020 Дин
Намаз вакытларында үзгәрешләр булачакТР Диния нәзарәте намаз вакытларында үзгәрешләр булуы турында кисәтә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. Ел саен, май аеннан башлап (Казан өчен 5 майдан) һәм август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла. Шуңа бәйле рәвештә ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый.
«ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды. Бу карар Голамәләр шурасы тарафыннан ТР календарьләре өчен намаз вакытын билгеләү системасына һәм аны исәпләп чыгаруга кертелде», диелгән хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|