поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.07.2010 Җәмгыять

КЕМ ЯЛКАУ ДА КЕМ ТЫРЫШ?

Киләсе елда республикага чит илләрдән 33 меңнән артык кешене эшкә чакырмакчы булалар. Узган атнада Татарстан Хөкүмәте йортында узган утырышта әнә шул хакта билгеле булды. Алар яхшырак эшлиме, әллә без ялкаумы?

Сәгыйть Җаксыбаев, Татарстан Халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары:

 

– Бәлки җавабым ошап та бетмәс, әмма чынбарлык шундый: без ялкаурак шул. Дөресен әйткәндә, чит ил кешеләре­нең дә күбесе яхшырак эшли. Әлбәттә, эшсезлек шартларында чит илдән килүчеләрнең күп булуы аларга карата ниндидер социаль киеренкелек тудырырга мөмкин. Тик без моңа үзебез гаепле.

 

Рафил Ногъманов, Татарстан Дәүләт Советының комитет рәисе урынбасары:

 

– Алар бездән яхшырак эшли дип әйтмәс идем. Үзебездә дә тырыш егетләр җитәрлек. Әмма чит илләрдән килүче кунаклар нәрсә әйтсәң шуны башкарулары белән аерылып тора. Безнекеләр каршы әйтергә, сүгенергә, махмырдан эшкә чыкмаска мөмкин. Ә чит ил кунаклары арасында андый кимчелекләр очрамый диярлек. Бәлки, әнә шуның өчен алар кайбер кешеләргә туры киләдер дә инде. Аннары шунысы да бар: мигрантлар күбесенчә безнекеләр эшләргә теләми торган урыннарда хезмәт куя. Араларында бездә булмаган белгечләр дә очрарга мөмкин. Әлбәттә, беренче чиратта җирле халыкны эш белән тәэмин итәргә кирәк. Әмма, миңа калса, чит илдән эшкә килүчеләр кимемәячәк. Чөнки бездә эшче һөнәренә ия кешеләр азая, халык саны кими, ә эш арта. Мәскәү кебек эре калаларда яшәүчеләр исә ялкаулана бара. Шуңа күрә авыр эшләргә барыбер читтән мигрантлар җәлеп итәргә туры киләчәк.

 

Рамил Галиуллин, төзүче:

 

– Минемчә, монда эш ялкаулыкта түгел. Мин үзем дә узган ел Универсиада төзелешендә эшләдем. Татарстанның икенче шәһәреннән килеп, Казанда яхшы акча эшләрмен, дип өметләнгән идем. Тик хыялларыма чынга ашырга язмаган икән. Башкалада безнең өчен эш шартлары да, түләү хакы да начар иде. Көненә 10-12 сәгать эшләп айга башта 12 мең, соңрак бөтенләй 8 мең акча алдык. Моңа өстәп, эштән кайткач, тулай торакта да ял итеп булмый. Күп эшчеләр эштән соң эчеп, кәеф-сафа корып йөрделәр. Боларның барысына да түзә алмыйча эштән китәргә мәҗбүр булдым. Ә чит илләрдән эшчеләрне чакырырга җыенуларына гаҗәпләнмим. Алар бит кая яшәрмен дип борчылмый, акчаны да бераз түләп торсалар, шул җитә.

 

Җәүдәт Идрисов, пенсионер:

 

– Икесе дә бардыр инде. Күпме генә зарлансак та, соңгы елларда тормыш дәрәҗәсе бермә-бер күтәрелде бездә. Урамдагы машина һәм йортларга гына карагыз сез. Шуңа күрә безнең кешеләрне, бигрәк тә шәһәрләрдә вак-төяк эшкә чыгара алмыйсың. Урта Азия илләрендә исә, киресенчә, тормыш шартлары, хезмәт хакының бик үк яхшы түгеллеге билгеле. Шуңа күрә аларның ни өчен һәр тиен өчен тырышуын аңлавы кыен түгел. Без яхшырак яшәү, алар исә исән калу өчен тир түгә. Әлбәттә, аларга акча эшләү хирыслыгы нәселдән үк бирелүен дә онытырга ярамый. Сәүдә эшендә мигрантларны берничек тә уздыру мөмкин түгел.

 

Илназ Минвәлиев, җырчы:

 

– Аларны чакырып китереп безнең халыкны нишләтергә җыеналар икән? Үзебезнең дә илдә халык эшсез ята. Миңа калса, бездә 80 мең дә кеше җыеп була. Аннары ул килгән кешеләргә яшәргә урын кайдан табачаклар?.. Мин моңа каршы, үзебезнекеләр эшләсә, әйбәтрәк булачак.



Ватаным Татарстан
№ 146 | 20.07.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»