поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.04.2020 Медицина

Коронавируска каршы вакцинаны татар егете уйлап тапкан

Русиядә коронавирус эпидемиясе башлану белән Новосибирскидагы “Вектор” фәнни үзәге турында күпләр белде. Билгеле булуынча, анда иң мөһим мәсьәлә — вакцина уйлап табу белән шөгыльләнәләр. Фәнни үзәкнең генеральный директоры Ринат Мәкъсүтов белдерүенчә, вакцинаны сынаулар майда башлана һәм аны үзендә сынап карарга теләк белдерүчеләр күп булган.

Бу фәнни үзәктә эшләүчеләрнең исемнәре каты сер астында, шулай да “Роспотребнадзор” белдерүенчә, вакцина уйлап табу буенча тикшерү эшләре белән галим Илназ Иматдинов җитәкчелек иткән. Ул вакцинаны беренчеләрдән булып үзендә сынап караучы 60 кешенең берсе булачак.
 
30 яшенә дә җитмәгән Русия галиме Илназ Иматдиновны COVID-19ка каршы вакцина уйлап табу белән шөгыльләнүче төп кеше дип атыйлар.
 
Илназ Татарстанда туган, Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. 24 яшендә “Рифт үзәне бизгәге вирусының иммунодоминант аксымнарын кодлаучы ясалма геннарны конструкцияләү һәм клонлаштыру” темасы буенча диссертация яклаган. Яшь галим Новосибирск өлкәсендә “Вектор” вирусология һәм биотехнология фәнни үзәгендә алты ел эшли. Әле февраль ахырында гына Илназ Иматдинов фәнни мәкаләләр язган һәм аспирантлар эшләрен тикшергән булган. Мартта аңа дөньяны яңа авырудан коткару эшенә тотынырга туры килә.
 
Илназның дуслары аның беркайчан да үз эше турында сөйләмәвен, аның ябык типтагы яшерен диярлек учреждениедә эшләвен әйтәләр. “Илназ үзе бик тыйнак һәм сизгер егет. Аның COVID-19ка каршы вакцина уйлап табуы турындагы яңалыкны без телевидение аша гына белдек”, — ди алар.

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.04.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»