|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2020 Шоу-бизнес
"Җиде малай" сезне аралашырга чакыраКарантинда кино карап, китап укып, ашарга әзерләп һәм спорт белән шөгыльләнеп ардыгызмы? "BALMAY PICTURES" командасы сезне башкача күңел ачарга чакыра. 13 апрельдән 19 апрельгә кадәр "Җиде малай" фильмы буенча иң кызыксындырган һәм кызыклы сорауларыгызны фильмның режиссёрлары һәм актёрларына турыдан-туры бирә алачаксыз. Әлеге туры эфирлар турында тулырак мәгълүмат "Балмай"ның Инстаграм битендә. Бу атнада монда бик кызу булачак, читтә калмагыз!
Исегезгә төшерәбез, "Җиде малай" фильмы - "Балмай" компаниясенең иҗат җимеше. Фильмның авторлары: Рафиль Галимуллин һәм Марсель Мәхмутов. Актёрлар: Рөстәм Гайзуллин (ТР атказанган артисты), Минтимер Насыйбуллин, Нияз Сабиров, Искәндәр Шакиров, Раил Габдуллин, Газинур Фәйзуллин, Эдуард Никитин, Рузиль Гыйльфанов, Зөлфия Гыйльметдинова, Наил Набиуллин.
Фильмны Ютуб аккаунтта карарга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|