поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.04.2020 Шоу-бизнес

Җырчы Чәчкә: «Мин бер дә домохозяйка түгел икән»

Ни генә дисәләр дә, үзизоляция җырчыларның тамашачысыннан башка тора алмавын күрсәтте. Инстаграмда яки башка социаль челтәрдәге күпсанлы «туры эфир»лар, артистларның шәхси тормышы турындагы ешайган постлар әнә шул хакта сөйли.

Җырчы Чәчкә исә өздереп җырлый да, төрле уен коралларында да уйный. Гитарада уйнавы күпләргә мәгълүм. Баянда уйнавы исә яңалык булырга мөмкин.
 
– Социаль челтәрдәге шәхси битегезгә: «Мин бер дә домохозяйка түгел икән», – дип язгансыз. Өйдә утыру бик авырмы?
 
– Гадәттә, мин өйне чисталыкта тотып, тәмле-тәмле ризыклар пешерергә тырышам. Үземне начар хуҗабикә дип әйтмәс идем. Ләкин хуҗабикә булу белән беррәттән, башка тормыш та бар иде бит әле. Хәзер 15 көн буе урамга чыкмыйча, көненә дүрт мәртәбә ашарга пешереп, көн буе кызым һәм ирем артыннан җыештырып, өйдә утырам. Бер дә җиңел нәрсә түгел икән. Өлкәннәрнең кичереше бер төрле, сабыйларныкы – бөтенләй икенче. Кызымның урамга чыгып уйныйсы, тизрәк балалар бакчасына, иптәшләре янына барасы килә. Өйдә дә эш бетми, эшләгән эш күренми, кыскасы. Шул арада сабыйны да юатыр сүзләр табарга кирәк. Кайчак бертөрлелектән арып та китәсең. Шундый мизгелдә язылган сүз иде бу. Хәзер без – гаиләбез белән авылда. Монда аз гына иркенлек, һава суларга ишегалды бар һич югы.
 
– Иҗат ни хәлдә? Яңа җырлар туамы?
 
– Шушы арада гына берничә җыр яздым. Алар арасында бүгенге көннең актуаль проблемаларын юмористик формада чагылдырган «Коронавирус такмаклары» да бар. Алла боерса, бу хәлләрне кичергәч, ике яңа җырымны чыгарырга җыенам. Берсе – ирем Ирек белән дуэт булачак. ТМТВ премиясенә дә әзерлек эшләре бара. Ике яңа образ уйлап таптык. Аларны 30 майда премия тапшыру тантанасында күреп булачак.

– Тамашачыгызны сагындыгызмы?
 
– Бик сагындым. Шуңа күрә, үзизоляция вакытында, Инстаграмда еш кына «туры эфир»га чыгып, алар белән аралашып, рәхәтләнеп баянга җырлашып утырабыз. Шунысы кыен: тамашачым мине күрә, ә мин аларны – юк. Концерт-банкетларда, Сабан туйларында тамашачылар белән исәнлектә-саулыкта кабат күрешүләрне зарыгып көтәм.

– Тәнкыйтькә ничек карыйсыз? Социаль челтәрләрдә төрлесен язалар, аларга җавап бирәсезме?
 
– Нигезле тәнкыйть, конкрет киңәшләр булса, яхшы кабул итәм. Мәгънәсез сүзләргә игътибар итмәскә тырышам.
 
 

Әңгәмәдәш – Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.04.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»