поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.04.2020 Шоу-бизнес

Әбри Хәбриев: "Аларга Ришат Төх­вәтуллиннар кирәкми. Зарланудан ни файда?"

Микрофон артындагы яисә сәхнәдәге Әбри Хәбриев белән тормыштагы Данияр икесе ике төрле кеше икәнен аралашуның беренче минутларында ук аңладым. Әбри Хәбриев белән бөтенләй дә башка темаларга сөйләшергә дип ­барган идем. Әмма... әңгәмә вакытында әзерләгән сорауларымның берсен дә бирергә туры килмәде.

Зарланудан ни файда?
 
Гади тормышта артист күпкә ти­рәнрәк, һәр нәрсәгә үз карашы һәм фикере бар. 30 яшьтән соң кеше рациональ фикер йөртә башлый, дип саный ул. Бәлки хаклыдыр да.
 
– Яшь өстәлә барган саен, акрын-акрын гына тынычланасың­дыр, мөгаен. Кемгәдер ул 30да килә, кемгәдер 25тә, кемгәдер 60та да килергә мөмкин. Һәр кеше – индивидуаль. Берәр проблема килеп чыга икән, кешеләр шунда ук зарлана башлый, хакимият­не сүгә. Ник соң бу миңа гына кагыла, ник миндә генә шундый кыенлыклар, дип утыра. Ә алай утырудан бернәрсә дә үзгәрми бит, бер яктан карасаң. Мин авыр вакытта файдалана торган бер әйбер бар: һәрвакыт үземне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән чагыштырам. Инвалид дигән сүзне яратмыйм мин, мөмкинлекләре чикләнгән дим шуңа. Алар бит гомер буе йә күрә алмый, йә ишетми, йә әйбер тота алмый. Андый кешеләр тормышка күпкә объектив карый, алга бара, нәрсә беләндер шөгыльләнә, – ди Әбри.
 
Артист сәясәт белән дә артык кызыксынмый. Чөнки җитәкчеләрне, хакимиятне сүгеп утырудан гына тормышыңда үзгәрешләр булмый, дигән фикердә.
 
– Кеше бездә, тормыш авыр, кризис, дип зарлана. Ә атна уртасында теләсә кайсы сәүдә үзәге янына барсаң да, машина куярга урын юк. Советлар Союзы белән чагыштырсак, ул чорда халыкның ничә процентында машина булган да һәм хәзер күпмесе рульдә йөри. Бу нәрсәне дә булса күрсәтәдер дип уйлыйм, – ди артист.
 
Һәркемнең – үз юлы
 
Аның фикеренчә, кеше һәр оч­ракта үз башы белән эшләргә, юлны үзе сайларга тиеш.
 
– Бездә, әти-әни сүзен тыңларга кирәк, дигән стереотип бар. Бу безнең элек-электән килгән. Әгәр дә әнинең сүзеннән чыкмаган булсам, хәзер мәктәптә музыка укыткан булыр идем. Арча педагогика көллиятен тәмамлагач, әни белән талашып диярлек, Казанга Мәдәният институтына киттем һәм укырга кердем. Әни әтигә: «Улың әнә мине тыңламый, шунда укырга барам, ди. Әйт әле шуңа, музыка факультетына барсын», – дигән иде. Әти: «Үзе нәрсә тели, шуны эшләсен», – диде дә, бу сүз миңа җитә калды. Нинди генә хәл булса да, үкенгәнем булмады, – ди һөнәр сайлап йөргән вакытларын Әбри.
 
«Авылны яратам»
 
Гастрольләрдән бушаган арада, Данияр-Әбри вакытын өйдә яисә авылда үткәрергә ярата.
 
– Авылда рәхәт. Үз җаеңа тегесен-монысын эшләп йөрисең. Мин шәһәрне яратмыйм. Яшь вакытта күбесе шәһәргә омтыла. Элегрәк миндә дә бар иде, әмма миндә ул теләк аның кадәр көчле булмады. Авылны ташларга беркайчан да ашыкмадым. Авылны үлеп яратам. Теләсә кайсы вакытта рәхәтләнеп, бакчаңа чыгып, учагыңны кабызып, шашлыгыңны пешерә, дусларыңны җыя аласың. Мунча керергә була. Теләсәң – болынга чыгып кер, балыкка бар. Авыл ул – релакс урыны. Уйларны тәртипкә китерә торган урын. Җәй җиттеме, балаларны алам да авылга кайтып китәм. Хатын эшкә килеп-китеп кенә йөри. Без җәй буе авылда яшибез, фатирыбыз буш тора. Балалар үсеп җитеп, тормыш коргач, тынычлык эзләп, бәлки киләчәктә бөтенләй дә авылга күчәрмен, – дип фаразлый Әбри.
 
Эстрада хакында фикер
 
Татар эстрадасын кемдер сүгә, икенчеләр мактый. Һәр кешенең үз карашы, үз фикере. Әбри Хәбриев та үзе эшләгән өлкәгә карата мөнәсәбәтен белдерде.
 
– Әгәр акча өчен генә эшлисең икән, «пока прет», эшлим әле дип кенә йөрисең икән – ул иҗат түгел. Менә безнең эстрада белән сәнгать нәрсәсе белән аерыла – эстрадада хәзер сәнгать юк, анда бизнес кына. Зарлану кебек булмасын, төзелеш яисә финанс өлкәсендә укыган һәм әйбәт кенә акча эшләгән кешеләр эстрадага кереп кысылалар да, мәгъ­нәсез, җиңелчә текстлы җырлар белән чыгып, рейтингларда популярлык арттырып, концертлар куеп йөри башлыйлар. Безнең эстраданың 80 проценты – «плюс» (фонограмма дип аңларга. – Авт.). Популяр, тулы заллар җыйган артистлар арасында да концертның 80-90 проценты «плюс»ка бара. Әллә безнең тамашачы юләрме, шуңа ияләнгәнме, артистның тере тавышка җырлавы кирәк түгелме? Монысын аңлап бетерә алмыйм, – ди артист.
 
Тамашачыны үзгәртеп булмый инде, без аны үзебез радио-телевидение аша шулай тәрбияләдек, дигән фикердә.
 
– Яшьләргә Филүс, Ришат Төх­вәтуллиннар кирәкми. Алар ди-джей Радик, Радик Юльякшин стилен ярата. Радикны бөтенесе хурлый, җырлый белми, ди. Әмма Радик Юльякшин безнең эстрадада 20 ел элек «Руки вверх» рус эстрадасында эшләгәнне эшли — ул буынны, музыканы үзгәртә. Без эстрадада моң, баян бу­лырга тиеш дигән стереотипка бәйләнгәнбез, шуннан тайпылырга ярамый, дигән нәрсә бар. Бу, күбрәк, өлкәнрәк буын тамашачысына кагыла инде. Фольк­лор булырга тиеш, аны онытырга ярамый. Әмма музыка замана таләпләренә яраклашырга тиеш. Фольк­лор белән генә алга китеш булмаячак. Радик хәзерге яшь буынга җырларны заманча итеп җиткерә, – ди хезмәттәшләре хакында Әбри Хәбриев.
 
Юмор театры ник таркалган?
 
– «Рәвешләр» буларак инде ике ел чыгыш ясамыйбыз. Без гомумән дә «Мунча ташы»н кабатларга омтылмадык, алар кебек эшлиләр диючеләр булса да. Без, киресенчә, «Уральские пельмени» стилендә эшләргә тырыштык. Алар юморның бер өлешен биреп бетерә, ә калганын тамашачы үзе уйлап бетерергә тиеш. Ә безнең тамашачы уйларга яратмый, аңа чәйнәп каптырырга кирәк. Тамашачы әлегә бу стильгә өлгермәгән дигән фикергә килеп, эшне туктатырга булдык. Татар тамашачысының 60-70 проценты әле социализм чоры кешеләре. Аларның идеологиясе бөтенләй башка төрле. Бездә халык тыйнак. Ә иҗат итү өчен чикләү булырга тиеш түгел, чөнки алай үсеш булмаячак, – дигән фикердә Әбри.
 
Гомумән, сәхнә белеме булган кеше генә сәхнәгә чыгарга хаклы, ди ул.
 
– Күп артистлардан сәхнә артында татарча берәр әйбер сорасаң, алар: «Ә, че?» – ди. Чөнки аңламый. Кайберләре: «Вот я сейчас на сцену выхожу, песенька такая. Подскажи что-нибудь, что сказать», – диючеләр дә була. Үзе татарча җырлый, аннан төшкәч, татарча бер сүз әйтә алмый. Җырчыларның күбесе сәхнә телен дә белми. Университетта укыганда да, нәрсәгә безгә сәхнә теле, без бит җырлыйбыз, диләр. Ә чыгыш ясый башлыйлар да, сәхнәдә үз җырларын да тәкъдим итә алмыйлар. Безнең яшьләрнең күбесе интернетта татар теле бетә, татарча сөйләшегез, дип йөрсә дә, тормышта русча сөйләшә. Телефоннан шалтыратасың аңа, ә ул сиңа русча җавап бирә. Артистлар да татарча җырлый, русча сөйләшә. Болай барса, 10-15 елда татар теле бетәчәк. Хәзер хәтта авылларда да 7-8 яшьлек балалар русча сөйләшеп йөри. Бу иң беренче чиратта әти-әнидән тора. Әгәр дә алар үзләре татар теле бетүен аңламый икән, балага моны аңлатып булмый. Өйдә минем беркайчан да русча сөйләшкән юк. Балалар бакчадан кайткач кайчагында русча сөйли башлый да, мин: «Татарча!» – дип бер генә әйтәм. Балага моны кечкенәдән төшендерергә кирәк, – дигән фикердә ике бала әтисе.
 
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 08.04.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»