поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.04.2020 Медицина

Карантин һәм үзизоляция: нәрсә белән аерыла?

Бүгенге хәбәрләрнең һәрберсендә диярлек карантин һәм үзизоляция сүзләрен ишетәбез. Әлеге төшенчәләр нәрсәсе белән аерыла соң, дип сораучылар да бар.

Бу уңайдан Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау буенча комитет әгъзасы, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич мондый аңлатма бирә: “Үзизоляция – ул кешеләрнең йорт шартларында булуы һәм бер-берсе белән аралашмавы. Карантинда исә каты таләпләр куела һәм ул чир йоктырган яки йоктыруы шикле булган кешеләргә кагыла. Русиядә карантин баш санитар табибның 2020 елның 18 мартыннан хаты нигезендә кертелде һәм чит илдән кайтучыларның барсына да кагыла”.  
 
Бүген илнең күп төбәкләрендә үзизоляция режимы эшли. Ягъни кешеләр, мөһим сәбәп кенә булмаса, өйләреннән чыкмыйлар, калганнар белән якыннан аралашмаска тырышалар. Бу чаралар коронавирус инфекциясе таралуны мөмкин кадәр киметү өчен эшләнә. Карантин исә – табиблар язган изоляция режимы. Аны чит илдән кайтучылар, чир билгеләре булганнар һәм коронавируслы кеше белән аралашканнар сакларга тиеш, дип аңлата Борис Менделевич.
 
“Әлбәттә, халыкның барысы өйдә утыра алмый, кемнәрдер эшкә йөрергә тиеш, – ди ул. – Бу очракта кешеләр маска һәм перчатка кияргә, дистанция сакларга һәм гигиена кагыйдәләрен үтәргә тиеш”.
 
Әле, чирләүчеләр күп булмаганда, үзизоляция кулланыла, ди парламентарий. “Һәркем аңларга тиеш: таләпләрне үтәмәүчеләр инфекция чыганагы булырга мөмкин, алар үзләренә генә түгел, әйләнә-тирәсендәге кешеләр өчен дә куркыныч тудыра, – ди табиб. – Ләкин шуны онытырга ярамый: хәвеф бусагасын үтеп китсәк, илдә карантин чаралары кертелүе дә ихтимал”.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: bashkortostan.er.ru
Фото: novorossportal.ru

---
Өмет
№ --- | 03.04.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»