|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2020 Дин
Тимергали хәзрәт: “Мәчетләребез ябык. Күңел сыкрый. Хәзер мәчетләребезнең кадерен күбрәк белербез инде”Бүген махсус изоляция режимы вакытында күпсанлы коммерция оешмалары, дәүләт структуралары белән беррәттән, кызганыч ки, мәчетләребез дә ябык. Мөселман халкы күңелләрендә моны ничек кабул итүен аңлатып торасы юктыр. Казандагы “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев шул нисбәттән “Матбугат.ру” укучылары белән үз уй-хисләре белән бүлеште: - Әссәләмү галәйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Күрәсез, хәл көннән-көн авырая. Күңелләрдә бик авыр. Бөтен мөселманнарда да шулайдыр. Мәчеткә барып булмый. Озак бармагач, күңел сыкрый, елый. Хәзер мәчетләребезнең кадерен күбрәк белербез. Әлегә мәчетләрнең күбесе ябылды. Гомумән, бөтен мәчетләр дә ябылыр дип көтелә. Бу, чыннан да, бик авыр вәзгыять. Сөйләргә дә читен. Бер үтенеч сезгә, җәмәгать. Нибары бер үтенеч: дога кылсагыз иде. Тәхәҗҗүдләрдә дә дога кылсагыз иде. Аллаһы Тәгалә мәчетләребезне ачып җибәрсә идее, бу вируслар бездән китсә идее, авыру кешеләргә шифалар биреп илләрдә, дөньяда булган хәлләрне җиңеләйтсә иде дип дога кылыйк. Дога, дога, дога! Хәзер вакыт күп дога кылырга.
--- |
Иң күп укылган
|